«Казан марина» туристлык территориясе өчен иң яхшы логотип конкурсында җиңүче «Корпорация Туризм.РФ» АҖ командасы белән таныша

2024 елның 26 апреле, җомга

«Казан марина» туристлык территориясе өчен иң яхшы логотип конкурсында беренче урынны алган Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Аделина Бикмуллина Мәскәүдә сәфәрдә. Визит кысаларында Аделина «Россия» күргәзмәсенең иң яхшы экспозицияләре һәм башкаланың истәлекле урыннары белән танышты. Сәфәрнең төп максаты - «Корпорация Туризм.РФ» АҖ эшчәнлеге һәм аның проектлары белән танышу.

Исегезгә төшерәбез, конкурс 2024 елның 12 февраленнән 29 мартына кадәр Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн институты студентлары һәм укытучылар составы арасында үткәрелде. Конкурста 30 катнашучы арасыннан өч җиңүче сайланды:

I урын - Бикмуллина Аделина Фәрид кызы (Мәскәүгә белем сәфәре);

II урын - Гәрәева Әминә Азамат кызы (Татарстан Республикасы буенча экскурсия сәфәре);

III урын - Горюнов Артем Андреевич (Visit Tatarstan фирма сувенир продукциясе).

Конкурсның төп максаты-яңа туристлык территориясенең уңай имиджын булдыруга, аның уңай кабул итүен һәм республика халкы һәм туристларда иҗади ассоциацияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән логотип өчен идеяләр эзләү.

Конкурс эшләрендә чагылдырылган идеяләр туристлык территориясе логотибын эшләгәндә «Корпорация Туризм.РФ» АҖ тарафыннан кулланылачак.

Белешмә:

«Казан марина» туристлык территориясен булдыру проекты «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты кысаларында «Корпорация Туризм.РФ» АҖ катнашында гамәлгә ашырыла. Туристлык территориясен булдыру 73 гектар мәйданда планлаштырыла, анда туристларны бөтен сезонга урнаштыру өчен объектлар – 3 һәм 4 йолдыз категорияле кунакханәләр, СПА-үзәкләр, рестораннар, глэмпинглар һәм пляж өчен инфраструктура урнашачак. Проектның үзенчәлеге булып яхта маринасын һәм яр буе сервис инфраструктурасын булдыру тора.

Яңа туристлык кластеры Лаеш шәһәреннән берничә километр ераклыкта «Кама диңгезе» ярында урнашачак һәм елның теләсә кайсы вакытында бөтен гаилә өчен ял итү вариантларының максималь төрлелеген тәкъдим итәчәк. Курортны 2028 елда ачу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International