"Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе турында" 2012 елның 14 июлендәге 55-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 2012 елның 21 июнендә кабул ителде
1 статья. Әлеге Законның җайга салу предметы
1. Әлеге Закон "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында" 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы Федераль закон, "Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында" 2003 елның 16 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең (алга таба – граждан хезмәткәрләре) гомерен һәм сәламәтлеген мәҗбүри дәүләт иминләштерүе буенча түләүләрнең очракларын, тәртибен һәм күләмнәрен билгели.
2. Әлеге Законның гамәлдә булуы башка федераль законнар һәм Россия Федерациясенең норматив хокукый актлары нигезендә дәүләт тарафыннан мәҗбүри иминләштерелергә тиешле дәүләт хезмәткәрләренә кагылмый.
2 статья. Гомуми нигезләмәләр
1. Граждан хезмәткәрләренең гомере һәм сәламәтлеге Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен (алга таба – граждан хезмәте) узуның граждан хезмәте вазыйфасына билгеләнеп куелу көненнән алып граждан хезмәте вазыйфасыннан азат ителү көненә кадәр исәпләнә торган бөтен чоры дәвамында дәүләт тарафыннан мәҗбүри иминләштерелергә тиеш.
2. Әлеге Законның 4 статьясындагы 1 һәм 2 пунктларында каралган иминият очраклары барлыкка килгәндә, иминият түләвен алу хокукы, әгәр граждан хезмәткәренең вафаты яки инвалидлык алуы граждан хезмәтен узган чорда имгәнү, травма алу яисә авыру аркасында булса, граждан хезмәте вазыйфасыннан азат ителгәннән соң бер ел дәвамында саклана.
3. Иминиятчене сайлап алу дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының вәкаләтле органы тарафыннан гамәлгә ашырыла. (3 өлеш 2014 елның 14 маендагы 32-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
4. Граждан хезмәткәрләре граждан хезмәтен уза торган Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасының башка дәүләт органнары мәҗбүри дәүләт иминләштерүе буенча иминләштерүчеләр (алга таба – иминләштерүчеләр) булып торалар.
5. Граждан хезмәткәрләре мәҗбүри дәүләт иминләштерүе буенча иминләштерелгән затлар (алга таба – иминләштерелгән затлар) булып торалар.
3 статья. Мәҗбүри дәүләт иминияте шартнамәсе
1. Мәҗбүри дәүләт иминияте шартнамәсе (алга таба – иминият шартнамәсе) иминләштерүче һәм иминиятче арасында иминләштерелгән зат (файда алучы) файдасына Россия Федерациясе законнарында каралган тәртиптә тәүлекнең 24 сәгате дәвамында иминият яклавы белән бер календарь елга төзелә.
2. Иминләштерүче иминият шартнамәсендә әлеге Законның 4 статьясындагы 1 пунктында күрсәтелгән иминият очраклары өчен файда күрүчеләрнең даирәсен билгели. Иминият шартнамәсендә файда күрүчеләр буларак иминләштерүче тарафыннан түбәндәгеләр мәҗбүри рәвештә аталырга тиеш: иминләштерелгән зат вафат булган көнгә аның рәсми никахта торучы ире (хатыны); иминләштерелгән затның ата-анасы (аны уллыкка алучылар); иминләштерелгән затның ата-анасы булмаса, аны кимендә өч ел тәрбияләгән яки тәэмин итеп торган бабасы һәм әбисе; иминләштерелгән затның аны кимендә биш ел тәрбияләгән яки тәэмин итеп торган үги әтисе һәм үги әнисе; иминләштерелгән затның 18 яшькә җитмәгән яисә 18 яшенә җиткәнче инвалид булган өлкәнрәк яшьтәге балалары, шулай ук теләсә кайсы оештыру-хокукый рәвешендәге һәм милек рәвешендәге белем бирү оешмаларында белем алучы балалары – укуы тәмамланганчы, әмма 23 яшенә җиткәнче; иминләштерелгән затның опекага алынган затлары. Файда күрүчеләр иминият шартнамәсендә дәүләт хезмәткәре тарафыннан аны иминләштерүче билгеләгән тәртиптә бирелә торган мәгълүмат нигезендә күрсәтелә. Файда күрүчеләр иминият шартнамәсендә күрсәтелмәгән очракта, иминләштерелгән затның граждан законнарында билгеләнгән тәртиптә күрсәтелгән варислары файда күрүчеләр булып таныла. (2 өлеш 2014 елның 12 июнендәге 53-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
3. Граждан хезмәткәрен граждан хезмәте вазыйфасыннан төзелгән иминият шартнамәсенең гамәлдә булу срогы тәмамланганчыга кадәр азат итү күрсәтелгән граждан хезмәткәренә карата иминият шартнамәсенең гамәлдә булуын граждан хезмәте вазыйфасыннан азат итү датасыннан туктатуга китерә. Күрсәтелгән нигез буенча граждан хезмәткәренә карата иминият шартнамәсенең гамәлдә булуы вакытыннан алда туктатылган очракта, иминиятче иминләштерүчегә әлеге граждан хезмәткәрен иминләштерүгә бәйле рәвештә иминият премиясен шушы дәүләт хезмәткәренә карата иминият шартнамәсенең калган гамәлдә булу чорына пропорциональ өлешендә әлеге Законның 8 статьясында билгеләнгән тәртиптә кире кайтарып бирә.
4 статья. Иминият очраклары
Иминият очраклары түбәндәгеләр:
5 статья. Иминият суммаларының һәм иминият премияләренең күләмнәре
1. Иминләштерелгән затларга (файда күрүчеләргә) түләнә торган иминият суммаларының күләмнәре граждан хезмәткәренең үзе били торган граждан хезмәте вазыйфасы нигезендә айлык окладыннан һәм граждан хезмәткәренең үзенә бирелгән граждан хезмәте класслы чины нигезендә айлык окладыннан гыйбарәт булган граждан хезмәткәренең айлык акчалата кереме окладыннан (алга таба – оклад) чыгып билгеләнә.
2. Иминият суммасын исәпләгәндә граждан хезмәткәренең иминият очрагы барлыкка килгән көнгә билгеләнгән оклады, аның артуын (индексациясен) да кертеп, исәпкә алына.
3. Иминият очраклары барлыкка килгәндә, иминият суммалары түбәндәге күләмнәрдә түләнә:
1) иминләштерелгән зат граждан хезмәтен узган чорда, шулай ук граждан хезмәтен узган чорда имгәнү, травма алу яки авыру сәбәпле граждан хезмәте вазыйфасыннан азат ителгәннән соң бер ел дәвамында вафат булган очракта – 26,25 оклад. Күрсәтелгән иминият суммасы файда күрүчеләргә бертигез өлешләрдә түләнә; (1 пункт 2018 елның 6 октябрендәге 66-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
2) иминләштерелгән затка граждан хезмәтен узган чорда, шулай ук граждан хезмәтен узган чорда имгәнү, травма алу яки авыру сәбәпле граждан хезмәте вазыйфасыннан азат ителгәннән соң бер ел дәвамында инвалидлык билгеләнгән очракта:
I төркем инвалидына – 17,5 оклад;
II төркем инвалидына – 12,25 оклад;
III төркем инвалидына – 10,5 оклад;
(2 пункт 2018 елның 6 октябрендәге 66-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
3) иминләштерелгән зат граждан хезмәтен узган чорда авыр имгәнү яисә травма алган очракта – җиде оклад, җиңелчә имгәнгән яисә травма алган очракта – 1,75 оклад түләнә. Тиешле иминият суммасы түләнә торган имгәнүләрне һәм травмаларны авыр яисә җиңелчә төргә кертү “Хәрби хезмәткәрләр, хәрби җыеннарга чакырылган гражданнар, Россия Федерациясе Эчке эшләр органнарының, Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең гади һәм башлык составы затлары, җинаять-үтәтү системасы учреждениеләренең һәм органнарының хезмәткәрләре, Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләренең хезмәткәрләре гомерен һәм сәламәтлеген мәҗбүри дәүләт иминләштерүе турында” 1998 елның 28 мартындагы 52-ФЗ номерлы Федераль закон” нигезендә билгеләнгән, авыр яисә җиңелчә төргә кертелгән имгәнүләр (яраланулар, травмалар, контузияләр) исемлеге нигезендә гамәлгә ашырыла; (3 пункт 2016 елның 3 октябрендәге 79-ТРЗ номерлы, 2018 елның 6 октябрендәге 66-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
4) иминләштерелгән затның, яллаучы вәкиле инициативасы белән медицина бәяләмәсе нигезендә сәламәтлек торышы буенча граждан хезмәткәрен били торган граждан хезмәте вазыйфасыннан азат итеп, граждан хезмәтеннән җибәреп, хезмәт контрактын өзү өчен нигез булып торган һәм инвалидлык билгеләнүгә бәйле булмаган авыру алган очрагында – 8,75 оклад. (4 пункт 2018 елның 6 октябрендәге 66-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
4. Граждан хезмәтен узган чорда йә граждан хезмәте вазыйфасыннан азат ителгәннән соң бер ел узганчыга кадәр медик-социаль экспертиза буенча федераль учреждениедә кабат таныклау узган вакытта иминләштерелгән затка инвалидлык төркеме күтәрелсә, иминият суммасы күләме яңа билгеләнгән инвалидлык төркеме буенча окладлар саны белән элеккеге инвалидлык төркеме буенча тиеш булган окладлар саны аермасы тәшкил иткән суммага арттырыла.
5. Әгәр иминләштерелгән затка иминият очрагына бәйле иминият суммасы түләнгән булса, әмма иминият очрагы кергән көннән алып ел дәвамында һәм шуңа турыдан-туры бәйле рәвештә аның сәламәтлеге какшаса яки ул вафат булса, элек түләнгән иминият суммасын (иминият суммаларын) чигереп, өстәмә иминият түләве башкарыла.
6. Һәр иминләштерелгән зат өчен түләнә торган иминият премиясенең күләме иминият шартнамәсе белән билгеләнә һәм иминләштерелгән затның иминият шартнамәсен төзү вакытына билгеләнгән окладының 8,75 процентыннан арта алмый. (6 өлеш 2018 елның 6 октябрендәге 66-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
6 статья. Иминиятчене иминият суммасын түләүдән азат итү нигезләре
1. Иминиятче мәҗбүри дәүләт иминләштерүе буенча иминият суммасын түләүдән азат ителә, әгәр иминият очрагы:
1) иминләштерелгән затның суд тарафыннан билгеләнгән тәртиптә иҗтимагый куркыныч дип танылган гамәл кылуы аркасында булса;
2) иминләштерелгән затның алкоголь, наркотик яки агулы матдәләр белән исерүенә турыдан-туры бәйле булса, һәм ул суд тарафыннан расланса;
3) иминләштерелгән затның үз сәламәтлегенә белә торып зыян китерүе яки иминләштерелгән затның үзенә кул салуы аркасында булса, һәм ул суд тарафыннан расланса.
2. Иминләштерелгән затның вафат булуы үзенә кул салу аркасында булып, суд тарафыннан расланса, иминиятче иминият суммасын түләүдән азат ителми.
3. Иминият суммасын түләүдән баш тарту турында карар иминиятче тарафыннан кабул ителә һәм иминләштерелгән затка (файда күрүчегә) һәм иминләштерүчегә, күрсәтелгән баш тарту сәбәпләрен мәҗбүри рәвештә дәлилле нигезләп, иминият суммасын түләүне гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән вакыт эчендә язмача хәбәр ителә.
7 статья. Иминият суммаларын түләү тәртибе һәм шартлары
1. Иминият түләүләре иминләштерелгән затның (файда күрүченең) гаризасы һәм иминләштерүче тарафыннан тапшырылган, иминият очрагы барлыкка килүне раслый торган документлар нигезендә иминиятче тарафыннан гамәлгә ашырыла.
2. Иминият түләвен гамәлгә ашыру турында карар кабул итү өчен кирәкле документларның исемлеге, аларны тапшыру һәм карау тәртибе иминият шартнамәсе белән билгеләнә.
3. Иминият суммалары иминләштерелгән затларга башка төрле иминият шартнамәләре буенча тиешле суммаларга бәйсез рәвештә түләнә.
4. Иминиятче тарафыннан иминият суммалары иминләштерелгән затларга (файда күрүчеләргә) рубльләрдә түләнергә тиешле суммаларны иминият шартнамәсендә билгеләнгән ысул белән күчереп түләнә.
5. Иминият суммаларын түләү күрсәтелгән түләү турында карар кабул итү өчен кирәкле документлар алынган көннән алып 10 көн эчендә башкарыла.
8 статья. Иминләштерүче һәм иминиятченең үзара исәп-хисап ясау тәртибе
1. Иминият шартнамәсенең гамәлдә булу чоры дәвамында иминләштерелгән затларның окладлары күләмнәре, шулай ук аларның саны үзгәрсә, күрсәтелгән хәлләргә бәйле рәвештә алынып бетмәгән яки артык алынган иминият кертемнәре суммалары өстәмә түләнергә яисә кире кайтарылырга тиеш. Иминият шартнамәсен төзегән яклар килешүе буенча күрсәтелгән суммалар иминият шартнамәсенең чираттагы гамәлдә булу чорында иминият кертемнәре күләмнәрен билгеләгәндә исәпкә алынырга мөмкин.
2. Иминият кертемнәрен иминләштерүче тарафыннан кертүнең дәвамлылыгы иминият шартнамәсе белән билгеләнә.
9 статья. Мәҗбүри дәүләт иминләштерүенә чыгымнарны финанслау
Мәҗбүри дәүләт иминләштерүенә чыгымнарны финанслау Татарстан Республикасы бюджетының бу максатларга каралган акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла.
10 статья. Әлеге Законның үз көченә керүе
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов
Казан, Кремль
2012 елның 14 июле
№ 55-ТРЗ