"Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында"
2003 елның 16 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЗАКОНЫ
2 бүлек. Дәүләт хезмәте вазыйфалары (6-11.4 статьялар)
11 статья. Дәүләт хезмәтенең класслы чиннары
1. Дәүләт хезмәткәрләренә дәүләт хезмәтенең класслы чиннары (алга таба шулай ук – класслы чиннар) класслы чиннарның дәүләт хезмәте вазыйфаларына әлеге Законга 1 нче кушымта нигезендә туры килүенә таянып бирелә.
2. Әлеге Законга 1 нче кушымтада күрсәтелгән дәүләт хезмәте вазыйфалары Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары реестры нигезендә билгеләнә.
3. Класслы чин беренче яисә чираттагы булырга мөмкин.
4. Беренче класслы чин класслы чины булмаган һәм класслы чиннар бирелә торган дәүләт хезмәте вазыйфасын биләүче дәүләт хезмәткәренә бирелә. Класслы чин бирелгәндә әлеге Законның 113 статьясы нигезендә федераль дәүләт граждан хезмәте класслы чины, дипломатик ранг, хәрби яисә махсус исем, Россия Федерациясенең башка субъекты дәүләт граждан хезмәтенең класслы чины яисә муниципаль хезмәтнең класслы чины исәпкә алына.
5. Беренче класслы чин булып (дәүләт хезмәтенең дәүләт хезмәткәре били торган дәүләт хезмәте вазыйфасы карый торган вазыйфалары төркеменә бәйле рәвештә) түбәндәгеләр санала:
1) кече төркем дәүләт хезмәте вазыйфалары өчен – 3 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте секретаре;
2) өлкән төркем дәүләт хезмәте вазыйфалары өчен – 3 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте референты;
3) әйдәүче төркем дәүләт хезмәте вазыйфалары өчен – 3 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте киңәшчесе;
4) баш төркем дәүләт хезмәте вазыйфалары өчен – 3 класслы Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе;
5) иң югары төркем дәүләт хезмәте вазыйфалары өчен – 3 класслы Татарстан Республикасы хакыйкый дәүләт киңәшчесе.
11.1 статья. Дәүләт хезмәтен класслы чиннарда узу сроклары
1. Дәүләт хезмәтен узу өчен класслы чиннарда булуның түбәндәге сроклары билгеләнә:
3 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте секретаре – кимендә бер ел;
2 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте секретаре – кимендә бер ел;
3 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте референты – кимендә бер ел;
2 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте референты– кимендә бер ел;
3 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте киңәшчесе – кимендә ике ел;
2 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте киңәшчесе – кимендә ике ел;
3 класслы Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе – кимендә ике ел;
2 класслы Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе – кимендә ике ел;
3 класслы Татарстан Республикасы хакыйкый дәүләт киңәшчесе – кимендә бер ел;
2 класслы Татарстан Республикасы хакыйкый дәүләт киңәшчесе – кимендә бер ел.
2. 1 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте секретаре, 1 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте референты, 1 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте киңәшчесе, 1 класслы Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе класслы чиннарында булуның минималь сроклары билгеләнми.
3. Бирелгән класслы чинда булу срогы класслы чин биргән көннән исәпләнә.
4. Класслы чин бирү турында карар кабул ителгән көн класслы чин бирелгән көн дип санала. Класслы чин квалификация имтиханы нәтиҗәләре буенча бирелгән очракта, дәүләт хезмәткәре тарафыннан квалификация имтиханы бирелгән көн класслы чин бирелгән көн дип санала. (4 өлеш 2011 елның 18 ноябрендәге 85-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
11.2 статья. Дәүләт хезмәтенең класслы чиннарын бирү тәртибе
1. Класслы чиннар дәүләт хезмәткәрләренә, эзлеклелекне үтәгән килеш, дәүләт хезмәте вазыйфалары төркеме чикләрендә биләнә торган вазыйфасы нигезендә, шулай ук профессиональ дәрәҗәсен, элеккеге класслы чинда һәм биләнә торган дәүләт хезмәте вазыйфасында дәүләт хезмәтенең дәвамлылыгын исәпкә алып, шәхсән бирелә.
2. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең класслы чины булмаган дәүләт хезмәткәренә ул били торган вазыйфасы керүче дәүләт хезмәте вазыйфасы төркеме өчен беренче булган класслы чин бирелә.
3. Беренче класслы чин дәүләт хезмәткәренә сынавын уңышлы тәмамлаганнан соң, ә сынау билгеләнмәгән булса, дәүләт хезмәткәрен дәүләт хезмәте вазыйфасына билгеләгәннән соң өч айдан да иртәрәк булмаган вакытта бирелә.
4. Чираттагы класслы чин дәүләт хезмәткәренә элеккеге класслы чинда дәүләт хезмәте узу өчен билгеләнгән минималь срок узгач һәм ул дәүләт хезмәткәренә бирелә торган класслы чинга тиң яисә аннан югарырак класслы чин каралган дәүләт хезмәте вазыйфасын биләү шарты белән бирелә.
5. Билгеле бер вәкаләтләр чорына дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүче дәүләт хезмәткәрләренә, дәүләт хезмәте вазыйфаларының иң югары төркеменә керә торган «җитәкчеләр» категориясендәге дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүче дәүләт хезмәткәрләреннән тыш, класс чиннары квалификация имтиханы нәтиҗәләре буенча бирелә.
6. Үз көчен югалткан.
7. 1, 2 яисә 3 класслы Татарстан Республикасы хакыйкый дәүләт киңәшчесенең класслы чиннары Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан түбәндәгечә бирелә:
1) Татарстан Республикасы министрлыкларында һәм дәүләт комитетларында – шушы органнарның җитәкчеләре тәкъдиме буенча, Татарстан Республикасы вәкиллекләрендә – Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе тәкъдиме буенча, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең бүтән органнарында – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тәкъдиме буенча;
2) Татарстан Республикасының бүтән дәүләт органнарында – шушы органнарның җитәкчеләре тәкъдиме буенча. (7 өлеш 2012 елның 12 июлендәге 48-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
8. Дәүләт хезмәтенең класслы чиннары – 1, 2 яисә 3 класслы Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе түбәндәгеләргә бирелә:
1) Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүче дәүләт хезмәткәрләренә – Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан бирелә;
2) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратында дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүче дәүләт хезмәткәрләренә – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан бирелә;
3) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарында дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүче дәүләт хезмәткәрләренә – тиешенчә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан бирелә;
4) Татарстан Республикасының бүтән дәүләт органнарында дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүче дәүләт хезмәткәрләренә – Татарстан Республикасы дәүләт органы җитәкчесе тарафыннан бирелә.
9. 1, 2 яисә 3 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте киңәшчесе, 1, 2 яисә 3 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте референты, 1, 2 яисә 3 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте секретаре класслы чиннары дәүләт хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт органы җитәкчесе тарафыннан бирелә.
10. Әлеге статья максатлары өчен Татарстан Республикасы дәүләт органы җитәкчесе дигәндә Татарстан Республикасы дәүләт органы җитәкчесе, Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфасын биләүче зат йә шушы җитәкченең яисә затның Татарстан Республикасы дәүләт органының хокукый акты нигезендә Татарстан Республикасының тиешле дәүләт органында дәүләт хезмәте вазыйфасына билгеләп кую вәкаләтләре тапшырылган вәкиле аңлашыла.
11. Дәүләт хезмәткәренә класслы чин бирү турындагы карар тиешенчә Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасының тиешле дәүләт органы җитәкчесе акты белән рәсмиләштерелә.
12. Класслы чин бирү турындагы язма дәүләт хезмәткәренең шәхси эшнамәсенә һәм хезмәт кенәгәсенә (булган очракта) кертелә. (12 өлеш 2020 елның 26 декабрендәге 96-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
13. Дәүләт хезмәткәрен вазыйфаларның элеккеге төркеме чикләрендә дәүләт хезмәтенең югарырак вазыйфасына билгеләп куйганда, әгәр аның элеккеге класслы чинда булуының әлеге Законның 111 статьясындагы 1 өлешендә билгеләнгән срогы узган булса, аңа чираттагы класслы чин бирелә.
14. Дәүләт хезмәткәрен ул элегрәк биләгән дәүләт хезмәте вазыйфасының югарырак төркеменә керә торган дәүләт хезмәте вазыйфасына билгеләп куйганда шушы хезмәткәргә, әгәр бу класслы чин дәүләт хезмәткәренең класслы чиныннан югарырак булса, әлеге Законның 11 статьясындагы 3 өлеше нигезендә дәүләт хезмәте вазыйфаларының шушы төркеме өчен беренче булган класслы чин бирелә. Әлеге очракта класслы чин эзлеклелек үтәлмичә генә һәм элеккеге класслы чинда булу срогын исәпкә алмыйча гына бирелә.
15. Дәүләт хезмәтендәге аерым казанышлары өчен бүләкләү чарасы буларак дәүләт хезмәткәренә чираттагы класслы чин түбәндәгечә бирелергә мөмкин:
1) дәүләт хезмәте вазыйфаларының биләнүче вазыйфасы керә торган төркеме чикләрендә вакытыннан алда (тиешле класслы чинда дәүләт хезмәте узу өчен әлеге Законның 111 статьясындагы 1 өлешендә билгеләнгән срок үткәнче):
а) 2 класслы – 3 класслы чины булган дәүләт хезмәткәренә, әмма 3 класслы чин бирелгән көннән соң алты ай узгач кына;
б) 1 класслы – 2 класслы чины булган дәүләт хезмәткәренә, әмма 2 класслы чин бирелгән көннән соң алты ай узгач кына;
2) дәүләт хезмәте вазыйфаларының биләнүче вазыйфасы керә торган төркеме чикләрендә чираттан тыш (класслы чиннарның эзлеклелеген үтәмичә бер баскычка югарырак) – 1 класслы – 3 класслы чины булган дәүләт хезмәткәренә, әмма тиешле 3 класслы чинда дәүләт хезмәте узу өчен әлеге Законның 111 статьясындагы 1 өлешендә билгеләнгән срок узгач кына.
16. Чираттагы класслы чин дисциплинар җәза бирелгән дәүләт хезмәткәрләренә, шулай ук үзләренә карата хезмәт тикшерүе алып барыла торган яисә җинаять җаваплылыгы кузгатылган дәүләт хезмәткәрләренә бирелми.
17. Дәүләт хезмәткәренә класслы чин бирү турындагы карар, әлеге статьяның 16 өлешендә күрсәтелгән очраклардан тыш, бер айдан да соң булмаган срокта кабул ителергә тиеш:
1) квалификация имтиханын уздырган көннән;
2) класслы чиннар бирергә вәкаләтле органга яисә вазыйфаи затка барлык кирәкле документлары белән бергә класслы чин бирү турында тәкъдим керткән көннән – квалификация имтиханыннан башка гына класслы чин һәм әлеге статьяның 7 өлешендә, шулай ук 8 өлешендәге 3 пунктында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарында вазыйфалар биләүче дәүләт хезмәткәрләре өчен күрсәтелгән класслы чиннар биргәндә.
18) Әлеге статьяның 7 өлешендә һәм 8 өлешенең 1 – 3 пунктларында күрсәтелгән класслы чиннарны квалификация имтиханын бирү турындагы тәкъдимнәрне әзерләү тәртибе – имзасы белән тәкъдим кертелә торган дәүләт органы җитәкчесе (вазыйфаи заты) тарафыннан, ә әлеге статьяның 8 өлешенең 4 пунктында күрсәтелгән класслы чиннарны бирү турындагы тәкъдимнәрне әзерләү тәртибе шушы класслы чиннарны бирүче Татарстан Республикасы дәүләт органы җитәкчесе тарафыннан билгеләнә.
11.3 статья. Федераль дәүләт граждан хезмәтенең класслы чины, дипломатик рангы, хәрби яисә махсус исеме, Россия Федерациясенең башка субъекты дәүләт граждан хезмәтенең класслы чины яисә муниципаль хезмәткәрнең класслы чины булган гражданга класслы чин бирү
1. Федераль дәүләт граждан хезмәтенең класслы чины, дипломатик рангы, хәрби яисә махсус исеме, Россия Федерациясенең башка субъекты дәүләт граждан хезмәтенең класслы чины яисә муниципаль хезмәткәрнең класслы чины булган граждан дәүләт хезмәтенә кергәндә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтенең класслы чины дәүләт хезмәте вазыйфалары төркеме чикләрендә биләнә торган дәүләт хезмәте вазыйфасы нигезендә бирелә. (1 өлеш 2019 елның 27 декабрендәге 118-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
2. Әгәр, муниципаль хезмәт вазыйфаларының һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларының Татарстан Республикасы законы белән билгеләнгән нисбәтен исәпкә алып, әлеге статьяның 1 өлешендә күрсәтелгән дәүләт хезмәтенең класслы чины дәүләт хезмәткәренең муниципаль хезмәттәге класслы чиныннан түбәнрәк булса, дәүләт хезмәткәренә аның муниципаль хезмәттәге ул биләгән тиешле вазыйфадагы класслы чиныннан түбәнрәк булмаган, әмма дәүләт хезмәтенең биләнүче вазыйфасы керә торган вазыйфалар төркеме чикләрендә 1 класслы чиннан да югарырак булмаган класслы чин бирелә.
3. Әгәр, класслы чиннарның билгеләнгән нисбәтенең әлеге статьяның 1 өлешендә күрсәтелгән класслы чин дәүләт хезмәткәренең федераль дәүләт граждан хезмәтендәге класслы чиныннан, дипломатик рангыннан, хәрби яисә махсус исеменнән, Россия Федерациясенең башка субъекты дәүләт граждан хезмәтенең класслы чиныннан түбәнрәк булса, дәүләт хезмәткәренә ул били торган вазыйфага туры килерлек, аның федераль дәүләт граждан хезмәтендәге класслы чиныннан, дипломатик рангыннан, хәрби яисә махсус исеменнән, Россия Федерациясенең башка субъекты дәүләт граждан хезмәтендәге класслы чиныннан түбәнрәк булмаган, әмма ул били торган вазыйфа кертелүче дәүләт вазыйфалары төркеме чикләрендә 1 класслы чиннан югарырак булмаган класслы чин бирелә.
4. Федераль дәүләт граждан хезмәтенең, Россия Федерациясенең башка субъекты дәүләт граждан хезмәтенең класслы чины булган дәүләт хезмәткәренә әлеге Закон нигезендә класслы чин бирү максатлары өчен класслы чиннарның түбәндәге нисбәте билгеләнә:
1 класслы Татарстан Республикасы хакыйкый дәүләт киңәшчесе – 1 класслы Россия Федерациясе хакыйкый дәүләт киңәшчесе, 1 класслы Россия Федерациясе субъектының хакыйкый дәүләт киңәшчесе;
2 класслы Татарстан Республикасы хакыйкый дәүләт киңәшчесе – 2 класслы Россия Федерациясе хакыйкый дәүләт киңәшчесе, 2 класслы Россия Федерациясе субъектының хакыйкый дәүләт киңәшчесе;
3 класслы Татарстан Республикасы хакыйкый дәүләт киңәшчесе – 3 класслы Россия Федерациясе хакыйкый дәүләт киңәшчесе, 3 класслы Россия Федерациясе субъектының хакыйкый дәүләт киңәшчесе;
1 класслы Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе – 1 класслы Россия Федерациясе дәүләт киңәшчесе, 1 класслы Россия Федерациясе субъектының дәүләт киңәшчесе;
2 класслы Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе – 2 класслы Россия Федерациясе дәүләт киңәшчесе, 2 класслы Россия Федерациясе субъектының дәүләт киңәшчесе;
3 класслы Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе – 3 класслы Россия Федерациясе дәүләт киңәшчесе, 3 класслы Россия Федерациясе субъектының дәүләт киңәшчесе;
1 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте киңәшчесе – 1 класслы Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте киңәшчесе, 1 класслы Россия Федерациясе субъектының дәүләт граждан хезмәте киңәшчесе;
2 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте киңәшчесе – 2 класслы Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте киңәшчесе, 2 класслы Россия Федерациясе субъектының дәүләт граждан хезмәте киңәшчесе;
3 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте киңәшчесе – 3 класслы Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте киңәшчесе, 3 класслы Россия Федерациясе субъектының дәүләт граждан хезмәте киңәшчесе;
1 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте референты – 1 класслы Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте референты, 1 класслы Россия Федерациясе субъектының дәүләт граждан хезмәте референты;
2 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте референты – 2 класслы Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте референты, 2 класслы Россия Федерациясе субъектының дәүләт граждан хезмәте референты;
3 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте референты – 3 класслы Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте референты, 3 класслы Россия Федерациясе субъектының дәүләт граждан хезмәте референты;
1 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте секретаре – 1 класслы Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте секретаре, 1 класслы Россия Федерациясе субъектының дәүләт граждан хезмәте секретаре;
2 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте секретаре – 2 класслы Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте секретаре, 2 класслы Россия Федерациясе субъектының дәүләт граждан хезмәте секретаре;
3 класслы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте секретаре – 3 класслы Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте секретаре, 3 класслы Россия Федерациясе субъектының дәүләт граждан хезмәте секретаре.
5. Федераль дәүләт хезмәтенең башка төрендәге класслы чины, дипломатик рангы булган дәүләт хезмәткәренә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтенең класслы чинын бирү федераль дәүләт граждан хезмәтенең класслы чиннарының һәм хәрби һәм махсус исемнәрнең, юстициянең класслы чиннарының, прокурор хезмәткәрләренең класслы чиннарының федераль законнарда билгеләнгән нисбәте нигезендә гамәлгә ашырыла.
6. Класслы чин биргәндә федераль дәүләт граждан хезмәтенең класслы чинында, дипломатик рангта, хәрби яисә махсус исемдә, Россия Федерациясенең башка субъектының дәүләт граждан хезмәтенең класслы чинында яисә муниципаль хезмәткәрнең класслы чинында булган вакыт исәпкә алына.
11.4 статья. Дәүләт хезмәтенең класслы чинын саклап калу һәм аннан мәхрүм итү
1. Бирелгән класслы чин дәүләт хезмәткәрендә аны дәүләт хезмәтендәге биләгән вазыйфасыннан азат иткәндә һәм дәүләт хезмәтеннән җибәргәндә (шул исәптән пенсиягә чыкканда), шулай ук кабат дәүләт хезмәтенә урнашканда сакланып кала.
2. Дәүләт хезмәткәрен дәүләт хезмәтенең башка вазыйфасына билгеләп куйганда аңа бирелгән класслы чин билгеләнгән тәртиптә аңа чираттагы класслы чин бирелгәнче сакланып кала.
3. Бирелгән класслы чиннан мәхрүм итү федераль законнар нигезендә суд карары белән башкарылырга мөмкин.