"Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында" 2003 елның 16 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (үзгәрешләре һәм өстәмәләре белән)
7 бүлек. Дәүләт хезмәте вызыйфаларын биләгән затларны пенсия белән тәэмин итү
45 статья. Тиешле еллар эшләгән өчен пенсия
1. Әлеге Закон нигезендә дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләгән дәүләт хезмәткәрләре, әлеге статьяның 11, 12, 2 һәм 21 өлешләрендә билгеләнгән нигезләмәләрне исәпкә алып, түбәндәге шартлар үтәлгән очракта, тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алу хокукына ия булалар:
1) тиешле еллар эшләгән өчен пенсияне тиешле елда билгеләү өчен кирәкле дәвамлылыгы әлеге Законга кушымта нигезендә билгеләнә торган дәүләт хезмәте стажы булса; (1 пункт 2016 елның 26 декабрендәге 107-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
2) әлеге Законның 32 статьясындагы 1 өлешенең 1 пунктында күрсәтелгән вазыйфаларда, шулай ук әлеге статьяның 21 өлеше нигезендә башка вазыйфаларда кимендә 10 ел эш (хезмәт) стажы булса;
11. Дәүләт хезмәткәрләре, әгәр Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасыннан азат ителгән вакытка «Иминият пенсияләре турында» Федераль законның 8 статьясындагы 1 өлеше нигезендә картлык буенча иминият пенсиясен алу хокукын бирүче яшькә җиткән булсалар йә аларга, әлеге статьяның 2 өлешендә күрсәтелгән очраклардан тыш, вакытыннан алда картлык буенча иминият пенсиясе яисә инвалидлык буенча иминият пенсиясе билгеләнгән булса, Федераль законның 33 статьясындагы 1 өлешенең 1, 2 (Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең «җитәкчеләр» яисә «ярдәмчеләр (киңәшчеләр)» категориясе вазыйфасын биләгән Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәренең билгеләнгән вәкаләтләр чоры бетүгә бәйле рәвештә вакытлы хезмәт контрактының гамәлдә булу чоры бетү очракларыннан тыш), 3 һәм 7 пунктларында, 37 статьясындагы 1 өлешенең 1 пунктындагы «б» пунктчасында һәм 39 статьясындагы 2 өлешенең 4 пунктында каралган нигезләр буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтеннән җибәрелгәндә тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алу хокукына ия булалар. (11 өлеш 2014 елның 30 июнендәге 55-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән, 2014 елның 18 декабрендәге 125-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
12. Дәүләт хезмәткәрләре Федераль законның 33 статьясындагы 1 өлешенең 2 (Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең «җитәкчеләр» яисә «ярдәмчеләр (киңәшчеләр)» категориясе вазыйфасын биләгән Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәренең билгеләнгән вәкаләтләр чоры бетүгә бәйле рәвештә вакытлы хезмәт контрактының гамәлдә булу чоры беткән очракта), 5, 8 һәм 9 пунктларында, 37 статьясындагы 1 өлешенең 1 пунктындагы «а» пунктчасында һәм 81 − 83 пунктларында, 39 статьясындагы 1 өлешенең 2 – 4 пунктларында һәм 2 өлешенең 2 һәм 3 пунктларында каралган нигезләр буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтеннән җибәрелгәндә, җибәрелгән вакытка картлык (инвалидлык) буенча иминият пенсиясенә хокук бирелүгә карамастан, тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алу хокукына ия булалар. (12 өлеш 2014 елның 30 июнендәге 55-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән, 2014 елның 18 декабрендәге 125-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
21. Әлеге статьяның 1 өлешендәге 2 пунктында һәм 2 өлешендә күрсәтелгән эш (хезмәт) стажына шулай ук әлеге Законның 32 статьясындагы 1 өлешенең 2, 7, 10 һәм 11 пунктларында күрсәтелгән вазыйфаларда Татарстан Республикасында эшләү (хезмәт итү) чорлары, әгәр бу чорлар әлеге Законның 32 статьясындагы 1 өлешенең 1 пунктында күрсәтелгән вазыйфаларда турыдан-туры эшкә (хезмәткә) кадәр һәм (яисә) турыдан-туры аннан соң булса, гомуми дәвамлылыгы 5 елдан арттырылмыйча кертелә. Бу чакта әлеге Законның 32 статьясындагы 1 өлешенең 1 пунктында күрсәтелгән вазыйфаларда эшкә (хезмәткә) кадәр яисә эштән (хезмәттән) соң эзлекле рәвештә әлеге Законның 32 статьясындагы 1 өлешенең 2, 7, 10 һәм 11 пунктларында күрсәтелгән вазыйфаларда эшләү (хезмәт итү) чорлары барысы да исәпкә алына. (21 өлеш 2014 елның 30 июнендәге 55-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән)
3. Тиешле еллар эшләгән өчен пенсия «Иминият пенсияләре турында» Федераль законның 8 статьясындагы 1 өлеше нигезендә картлык буенча иминият пенсиясен алу хокукын бирүче яшькә җиткәч йә вакытыннан алда картлык буенча иминият пенсиясе яисә инвалидлык буенча иминият пенсиясе билгеләнгән вакытта билгеләнә. Тиешле еллар эшләгән өчен пенсия гомер буена билгеләнә һәм ай саен түләнә. (3 өлеш 2014 елның 30 июнендәге 55-ТРЗ номерлы, 2014 елның 18 декабрендәге 125-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
Икенче абзац үз көчен югалткан. – 2013 елның 25 февралендәге 13-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы
41. Тиешле еллар эшләгән өчен пенсиянең әлеге статьяның 4 өлеше нигезендә билгеләнгән күләме картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлешенең картлык буенча иминият пенсиясенә «Иминият пенсияләре турында» Федераль законның 16 статьясындагы 1 өлеше нигезендә билгеләнеп беркетелгән түләүдән артмаган очракта, тиешле еллар эшләгән өчен пенсия картлык буенча иминият пенсиясенә шушы беркетелгән түләүгә тигез күләмдә түләнә. (41 өлеш 2013 елның 25 февралендәге 13-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән, 2014 елның 18 декабрендәге 125-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
Дәүләт хезмәтенең күрсәтелгән вазыйфалары тиешле еллар эшләгән өчен пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү мизгеленә бетерелгән очракта, акчалата айлык тулы керем күләме шуңа охшаш йә дәүләт хезмәтенең шуңа тиңләштерелгән вазыйфасы буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты урнаштырган тәртиптә билгеләнә. (5 өлеш 2014 елның 18 декабрендәге 125-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
6. Тиешле еллар эшләгән өчен пенсия исәпләп чыгарганда һәм билгеләгәндә айлык акчалата түләү составына вазыйфаи оклад һәм класслы чин өчен оклад кертелә. (6 өлеш 2018 елның 22 мартындагы 15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә)
Татарстан Республикасы территориясеннән читкә даими яшәү урынына киткән затларга тиешле еллар эшләгән өчен пенсияне түләү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә.
Әлеге затларны күрсәтелгән вазыйфалардан азат иткәннән соң аларга тиешле еллар эшләгән өчен пенсия түләү элеккеге шартларда яңартыла яки аларның гаризасы буенча, шул исәптән электрон документ рәвешендә, пенсия әлеге Закон нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең соңгы вазыйфасы буенча яңадан билгеләнә.
Тиешле еллар эшләгән өчен пенсия күләмен яңадан исәпләп чыгару (корректировкалау) билгеләнгән тәртиптә дәүләт хезмәте стажының дәвамлылыгы үзгәргәндә әлеге статьяның 4 һәм 5 өлешләре нигезендә пенсионерның гаризасы буенча, шул исәптән электрон документ рәвешендәге, башкарыла. Бу очракта пенсия күләмен яңадан исәпләп чыгару пенсионерның гаризасы кабул ителгән айдан соң килүче айның беренче числосында башкарыла. Гариза яңадан болай исәпләп чыгару өчен кирәкле барлык документларны бер үк вакытта тапшырганда кабул ителә.
Бер үк вакытта әлеге Закон нигезендә тиешле еллар эшләгән өчен пенсия һәм федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, Россия Федерациясенең башка субъектлары законнары, җирле үзидарә органнары актлары нигезендә федераль бюджет, Татарстан Республикасы бюджеты, Россия Федерациясенең башка субъектлары бюджетлары, җирле бюджетлар акчалары исәбеннән билгеләнә һәм финанслана торган федераль дәүләт граждан хезмәткәре яисә муниципаль хезмәткәр буларак тиешле еллар эшләгән өчен пенсия, тиешле еллар эшләгән өчен башка нигезләр буенча пенсия, гомере буена айлык акчалата түләү алу, Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын яисә Татарстан Республикасында муниципаль вазыйфаларны биләгән затларның пенсиясенә айлык өстәмә, өстәмә рәвештә (гомере буена) айлык матди тәэмин ителү, инвалидлык буенча пенсия (инвалидлык буенча иминият пенсиясеннән тыш), картлык (инвалидлык) буенча иминият пенсиясенә айлык башка өстәмә алу хокукына ия дәүләт хезмәткәренә әлеге Закон нигезендә тиешле еллар эшләгән өчен пенсия түләнә яисә, федераль законнарда башкасы каралмаган булса, аның теләге буенча бүтән түләү бирелә. (13 өлеш 2014 елның 30 июнендәге 55-ТРЗ номерлы, 2014 елның 18 декабрендәге 125-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары редакциясендә)
46 статья. Әлеге Закон үз көченә кергәнче дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләгән затларны пенсия белән тәэмин итү
461 статья. Тиешле елларны эшләгән өчен пенсия билгеләүне һәм түләүне мәгълүмати тәэмин итү
Әлеге Закон нигезендә тиешле елларны эшләгән өчен пенсия билгеләү һәм түләү турындагы мәгълүмат Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырыла. Күрсәтелгән мәгълүматны Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасына урнаштыру (алу) «Дәүләт социаль ярдәме турында» 1999 елның 17 июлендәге 178-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла.