ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

30 һәм 31 гыйнвар һәм 1 февраль “Эрмитаж - Казан” үзәге “Лукоморье белән саубуллашу” бәйрәм тамашасына чакыра. 

Лукоморьегә бәла килгән – явыз Кащей Шамахан патшабикәсен урлап киткән. Әкият белүчеләре һәм маҗаралар сөючеләр, җыелыгыз! Петрушка, Убырлы карчык, Белоснежка һәм башкалар көнчыгыш гүзәлен коткарырга юлга чыга! Шамахан патшабикәсе барысын да бүләкләр, лотерея уйнатыр, курчак ясарга өйрәтер. 

30 һәм 31 гыйнвар һәм 1 февраль, 12 һәм 17 сәгатьтә “Курчаклар ярминкәсе” эшли.

Тамаша 13 сәгатьтә башлана.

Билет бәясе – 300 сум. 

Адрес: Казан, Кремль, «Эрмитаж-Казан» үзәге

Телефоннар: 567 80 32; 567 80 34; 567 80 42

E mail: hermitage-kazan@mail.ru 

10 – 14 февраль “Эрмитаж - Казан” үзәге Романтика атнасына чакыра. Без сезне “19 гасыр. Love Story” интерактив тамашасына чакырабыз. Русия патшалары Николай I, Александр II, Александр III, кенәз Николай һәм Татьяна Йосыповларның романтик мөнәсәбәтләре турында сөйләнер. Аларның шәхси әйберләре арасында бүләкләр, мәхәббәт хатларын күрербез. 

26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
25 нче гыйнварда 14.00 сәгаттән 17.00 сәгаткә кадәр Татарстан Республикасының Милли музеенда традициягә кергән “Музейда Татьяна көне”дип аталган студентлар бәйрәме узачак. Ничә ел зур Поволжье музее үзенең иң эшлекле һәм рәхмәтле аудитория-студентлары өчен танып белү чарасын үткәрә.

23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
«Рамада Казан Сити Үзәк» отеле “Россиядә иң яхшы отельлар арасында югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү” категориясендә җиңүче дип билгеләнде. Ул билгеләнгән 25 отельлар арасында бары тик “Лотте Отель Мәскәү”отелена урын биреп 2-нче урынны яулады. Әлеге отель шулай ук «Россиянең иң яхшы отельлар» категориясендә 4-нче урынны яулады һәм 2015 елның Tripadvisor Travelers’ Choice абруйлы премиясенә лаек булды.
Бүген, туроператорларга һәм Төрек Республикасының чара киң мәгълүмат таралуына багышланган, “Tuyap Fair Convention and Congress Center” күргәзмә комплексында “EMITT-2015” рамкасында Татарстан Республикасының туристлар мөмкинлекләре тапшыруы узачак.
Бүген, «EMITT-2015» күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе С.Е.Иванов “Догуш” трансмилли холдинг вәкилләре, «Feka İnşaat» төзү компаниясе идарә рәисе Кадир Ферахлы әфәнде һәм «Kayı İnşaat» төзү компаниясе үсеше директоры Мустафа Топрак белән очрашу планлаштырылган.
25 гынварда Татарстанның чын тарихы музее Татьяна көнен билгеләп үтә. Бу чарага багышлап барлык Татьяналарга музейга керү түләүсез булачак. Шулай ук музейдан сюрприз әзер булачак дип хабәр итә Казан Кремле музееның мәглүмәт бүлеге.

22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

25 гыййнвар 13 сәгатьтә Татарстан табигать тарихы музее сезне фәнни тамашага чакыра! 

“Фән хәзинәләре” программасы. Сезне биредә кызыклы химик реакцияләр һәм физик күренешләр генә түгел, ә Казанның тарихы һәм мәдәнияте, биредә яшәгән бөек галимнәр төрында мавыктыргыч хикәяләр дә көтә. Без аны “фәнни һәм туган якны өйрәнү” тамашасы дип атыйбыз. Иң төп серне бергә ачырбыз: иң зур хәзинәбез – ул белем! 

Билет бәясе – 350 сум

Язылу өчен телефон: 253-88-00 

25 гыйнвар 15:30да Казан Кремленең “Манеж” күргәзмә залы Студент приюты оештыра. Студентлар көнен кая уздырырга белмисезме? Узган һәм хәзерге студиозуслар, очниклар һәм заочниклар, беренче курс укучылары һәм диплом язучылар – барыгызны да Недостудент белән Перепреподаватель белән бу бәйрәмне күңелле итеп уздырырга чакырабыз! Сезне күп кенә яңа мәгълүмәт көтәчәк. Әлбәттә, күңелсез лекция форматында түгел, ә артистик формада! 

21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
22 гыйнвардан алып 28 гыйнварга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында «Гыйнвар кичәләре» IX балалар сәнгать фестивале узачак. Проектта Яшел Үзән һәм Казан шәһәренең музыка һәм сәнгать мәктәп укучылары катнашачак. Әлеге чараның тантаналы ачылышында тамашачы “Унике ай” словакия халык әкияте буенча куелган әдәби-музыкаль әсәрен күрә алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International