Бу көнне музейга килүчеләр Г.Тукайның ТР Милли музее фондларында саклана торган фоторәсемнәрен һәм шәхси әйберләрен, ТР Милли архивы фондларындагы документ һәм кулъязмаларын, РТ Милли китапханәсендәге шагыйрь үзе исән чакта дөнья күргән китапларын күрә алачак.
Төп нөсхә көнендә Г.Тукайның бөтен шәхси әйберләрен музейда күрергә мөмкин булачак. Бу – шагыйрьнең 1908 елда фотога төшкәндә кигән түбәтәе, аның Петербургка баргач сатып алган кургаш стаканы; аңа «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары; үзенең беренче гонорарына сатып алып, Газизә апасына бүләк иткән кәрәч тартмачык; шагыйрь сәяхәтләренең юлдашы – юл кәрҗине. Аның шәхси әйберләре арасында иң кызыклысы – кара савыты – Петербургтагы татар мәктәбе укучыларының Тукайга бүләге. 1945 елга кадәр ул Маһруй Мозаффария гаиләсендә саклана. Маһруй Тукай белән таныш була, үзе дә шигырьләр яза. Күренекле композитор Мансур Мозаффаров, әнисенең васыятен үтәп, бу ядкярне ТӘһСИгә илтә, соңрак экспонат ТРның Милли музее фондларына күчә.