ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Узган елга карата март бәйрәмләренә Казанга авиабилетлар сатышы артувы күрсәтә дип әйтеп узалар Tripsta онлайн агентлыгы. Алар рус сәяхәтчеләренең бронләрен анализлап иң популяр юнәлешләрне билгеләделәр.  Казан яз бөйрәмләренә беренче өчлеккә керәһәм нибары Краснодар һәм Мәскәүне уздыра.


23
февраль, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 27-31 нче мартта Ялта шәһәрендә Кырым Республикасы курортлар һәм туризм Министрлыгы ярдәме белән оештырылан "Ачык Кырым" туристик форум узачак. Форум турында тулырак мәгълүматны Кырым Республикасы курортлар һәм туризм Министрлыгының имиджевой сәясәте идарәсендә алырга була.


22
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

1 апрельдән "ЮВТ Аэро" авиакомпаниясенең Пермь – түбән Кама – Симферополь маршруты буенча рейслар йөри башлаячак. Әлеге рейслар һәр атна саен җомга көнне башкарылачак.

 

Казан Федераль университетында “Туризм һәм кунакчыллык үсеше” квалификация үстерү программасы буенча муниципаль эшчеләр дәресләре тәмамланды. Дәресләр 16-19 февалдә уздылар. Тыңлаучылар алдында Татарстан Республикасының туристлык буенча дәвләт комитеты рәисе Сергей Иванов, рәис урынбасары Екатерина Барабанова белемләре белән утраклаштылар. Шулай ук Айгөл Балахонцева проектларны ничек итеп яхшы танытып булганны сөйләде, Артур Абдрашитов Татарстанның туристик үзәкләре һәм вакыйга туризмы хаккында сөйләде. Лекциядә катнашучылар ахырда такымларга бүленеп муниципаль районның брендын таныту проектларын якладылар, яклайдан соң алар уку программасын тамамлау таныклыкларын алдылар.

 


20
февраль, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетыныңкадрлар резервына дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлегенә кушу буенча конкурс комиссиясе утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасының туристлык буенча дәвләт комитеты рәисе Сергей Иванов, комитет эшчеләре, Артур Николаев, Марсель Хисматуллин катнаштылар.


19
февраль, 2016 ел
җомга

19 Февраль дә Татарстан Республикасы туристлык буенча дәвләт комитетында “Республиканың туристик малын таныту: ел нәтиҗәләре, 2016 елга планлар” утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасының туристлык буенча дәвләт комитеты рәисе Сергей Иванов, рәис урынбасары Екатерина Барабанова, таныту бүлеге җитәкчесе Айгөл Балахонцева һәм туроператор вәкилләре катнашты. Бу утырышта 2016 елда катнашылачак күргәзмәләр, борчыган сораулар күтәрелде. Утырыш нәтиҗәсе буларак төп юнәлешләр билгеләнде.


18
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Федераль туристлык Агентлыгы, “НТК Интурист” һәм Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүләт комитеты оештырган “Россияда туризм. Перспективалар һәм мөмкинлекләр 2016” региональ туристик Форум Казанда ачылды. Беренче өч көнендә Форумны 700дән артык кеше карарга килде. Форум катылучылары арасында Татарстан Республикасы вәкилләре, Ижевск, Уфа, Түбән Новгород, Чебоксар һәм башка шәһәрләр вакилләре катнашты.


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

"Һәрнәрсәсенең асылына барып җитәсем килә "
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Көмеш гасыр Китапханәсе бар теләк белдерүчеләрне 12 февраль көнне уздырылачак " Һәрнәрсәсенең асылына барып җитәсем килә” дип исемләгән чарага чакырып кала . Чара Борис Пастернакка багышланган. Ул кичке 16 сәгать 30 минут башлана. 


15
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Ираннан Казанга хәзер турыдан-туры килергә мөмкин. 
Хәзер Казанга Ираннан турыдан-туры барып җитәргә була. Бу Россия белән Иран арасында имзалаган меморандум ярдәмендә гамәлгә керде. 
 


12
февраль, 2016 ел
җомга

 “ВеломанИЯ” Велосипед культурасы музее” “Барлык гашыйкларга” велокарикатуралар күргәзмәсенә чакыра. Рәссәм-карикатурчы Владимир Тихонов бала чактан карикатурага һәм велосипедка гашыйк. Ул әле дә велосипедта йори. Карикатураны да ташламый. Күргәзмәне 12 февралдә 12:00 да күреп булачак. Музей коллекциясе 50гә якын велосипедтан тора, алар төрле илләрдә җыелган – Англия, Германия, Россия, Швейцария, Япония. Коллекцияне төрле материаллар һәм документлар тулыландыра һәм велосипедның Россияда һәм дөньяда үсешен күрсәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International