ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында төбәкара маршруты булдыру мәсьәләләре буенча башлангыч киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова һәм туроператорлар вәкилләре катнашты. Очрашуда, Самара өлкәсе, Марий-Эл, Мордовия һәм башка күрше төбәкләр үзара мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

 

Бүген Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов "Казан-Арена" стадионында Татарстан Республикасы югары уку йортларының гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәре буенча кафедра мөдирләре белән семинар-очрашуында катнашты. Сергей Иванов үз чыгышында Татарстан Республикасында туризм үсешендә югары уку йортлары роле турында сөйләде.


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

16 мартта эш визиты белән Чүпрәле районында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетыннан делегациясе Комитет рәисе урынбасары Лианы Саетова һәм туристик индустрияне үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ольга Неумоина булдылар. Визитның максаты алдан районның истәлекле урыннарын өйрәнү һәм алга таба да Чүпрәле районында Дәүләт комитеты тарафыннан туризм үстерү юнәлешендә тыгыз һәм даими рәвештә хезмәттәшлек итү.


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

Чираттагы Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт 
комитетынында тур индустрия өлкәсендә кадрлар әзерләүдә ярдәм күрсәтү буенча утырыш узды 
2016 елның 15 мартында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт 
комитетынында тур индустрия өлкәсендә кадрлар әзерләүдә ярдәм күрсәтү буенча утырыш узды. Очрашуда КФУ, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм, КНИТУ-КАИ вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт комитеты рәисенең урынбасарыЕкатерина Андреевна Барабанова Молдова РеспубликасыГагаузия автоном-территориаль берлегенең делегациясе белән һәм аның җитәкчесе Гагаузия рәис урынбасары Олеся Танасогло белән очрашты.Очрашу Татарстанда15нче марттан 17нче мартка кадәр үтәчәк гагауз мәданият көннәре кысаларында булды


15
март, 2016 ел
сишәмбе

Казан,бу язын мәктәп каникуллары вакытында гаилә белән бару өчен популяр россия шәһәрләренең рейтингында өченче урынны били. Travel.ru туристик сервисы белән бирелгән рейтинг ,үзләре сәяхәт итүче туристлар балалар белән 26нчы марттан 3 апрельгә кадәр отельләр бирелгән бронь буенча төзелгән. Travel.ru буенча,уртача Казанга балалар белән бару 3,5 көнгә бронь алалар һәм яшәгән өчен тәүлегенә 3 мең сум түлиләр.


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында Мәскәү шәһәренең турагенство вәкилләре өчен Татарстанның туристик потенциалын презентациясе булды.Рәис урынбасары Екатерина Барабанова Татарстанның туристик мөмкинлекләре турында сөйләде.Презентациядә зур урын Татарстанның төп тарихи урыннарына:Алабуга,Бөек Болгар ,Казан шәһәрләренә һәмЗөя утрау-шәһәренә.Шулай ук, Екатерина Барабанова урнаштыру классификациясен һәм Казань-Арена стадионында яңа отель ачылуы турында әйтте.Санаторно-сәламәтләндерүкомплексының киң мөмкинлекләре турында һәм Республика экскурсоводның югары әзерлеген ассызыклады.Презентациядә шулай ук киң күңел ачу индустриясе һәм иң яхшы спа-үзәкләрдә ял итү мөмкинлеге турында әйтелде.Вакыйга «MICE- мелодия Казани» реклама-информацион кысаларында Мәскәү шәһәренең Халыкара Икътисадчылар Берлегендәндәге Халыкара Туристик Үзәге турагентстволар өчен 11нче марттан 16нчы мартка кадәр үткәрелде.Алар бөтенесе Германиянең туристик базарында эшләгәнгә күрәТатарстан Республикасының туристик продуктын үстерергә һәм алман партнерлар белән эшлекле мөнәсәбәтләр төзергә булышачак.


11
март, 2016 ел
җомга

Яллар һәм җәй каникуллары алдыннан 2016 елның 1-2 апрелендә “Казанская ярмарка” күргәзмә үзәгендә спорт һәм туризм буенча 21нче халыкара спорт һәм туризм күргәзмәсе KITS 2016 узачак. Күргәзмә ел саен ике юнәлешне таныта: спорт һәм туризм. Бу күргәзмәдә актуаль программалары белән Рәсәйнең 20 бөлгәсенән артык ял йортлары, спорт үзәкләре танытыла.  Шулай ук 1 апрелдә Крым танытуы узачак. Күргәзмәгә килеп үзегезнең һәм якынларыгызның ялларыгызны планларга уңайлы мөмкинлек.

 

Рәис урынбасары Барабанова Екатерина Татарстанны  «Знай наше!» онлайн-күргәзмәдә танытты. Барлык Татарстан белән бәйле вебинарлар бүген узачак һәм аларга 2000нән артык кеше язылды. Шулай ук эксперт буларак Кортъярд Марриотт Казань Кремль сатыш бүлеге җитәкчесеЮлия Григорьева һәм «Персона Грата» кабул итү туризмы бүлеге менеджеры Диана Гиматова чыгыш ясаячаклар. Алар Татарстанның күренекле урынлары хакында, Болгар, Зөя утравы, Казан сәяхәтләре, бай татар ашлары хаккында сөйләячәкләр

Рәсәйнең 4 туристик юнәлеше: Татарстанда Зөя утравы, Крымның Севастополе, Мурманскныд Кольск ярымутравыныҢ Териберка авылы һәм Бурятиянең Байкалдагы Бургузин тыелугы 2016 елның ТОП-20 иң мөхим юнәлешләренә керде Travel.ru туристик сервисы билгеләре буенча. Юнәлешләр исемлеген «National Geographic Traveler» журналы корды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International