ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Россиянең “Алтын боҗра”сы ("Золотое кольцо") буенча сәяхәткә Татарстан укучыларының ике төркеме юл алды. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматына караганда, Бөгелмә һәм Менделеевск районнарыннан барлыгы 44 укучы сәфәргә чыгып киткән. Укучылар Казанга 29 нчы августта әйләнеп кайтачак.
Казан Арена” Европадагы иң зур медиафасадында Татарстан Республикасының мәдәни һәм тарихи энҗе бөртекләренә багышланган видеоролик танып белү тапшыруы башланды: ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы объектлары – Болгар борынгы шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге.

22
август, 2014 ел
җомга
«Казанский Кремль» Музей-тыелугында 5-нче сентябрьдән 7-нчы сентябергә кадәр Бөтенроссия тынлы оркестр фестивале “Казан фанфаралары” үткәрелә. Казан Кремеленең ачык мәйданнарында Санкт-Петербургтан, Түбән Новгород, Чебоксар hәм Казан шәhәрләреннән тугыз коллектив үзләренең осталыкларын күрсәчәкләр.
Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән Туристлык волонтерлар ассамблеясе Казан урамнарында урнашкан иң зур кунакханәләренең уникаль тикшеренүен үткәрде. Тикшеренүнең төп сәбәбе - гадәти казан туристы кем ул hәм аның ихтыяҗлары нинди?

20
август, 2014 ел
чәршәмбе
Буген Мәскәудә Татар Республикасынын мәдәният көнере башлана.Көндез Мәскәулелер иҗат Республикасынын зыялыларылар белен курешелер һәм кич белен Г.Камала татар дәулет театр хезмәткәрлере белен очрашалар.

Бүген ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе тантанасы уңаеннан уздырылган чарада катнашты.


Быел шәһәргә 1009 ел, республикага 24 ел үтәлә. Бәйрәм уңаена башкала кунаклары һәм халык өчен зур концертлы, мюзиклы, “Әдәби ишегаллары”, спорт ярышлары тамашасы белән программа әзерләнә һәм ахырда салют көтелә.

Искә тешерәбез, 2014 нче елда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы белән берлектә мәдәни-танып белү маршрутлар программасы тормышка ашырыла һәм шул уңайдан Россия шәһәрләре аша экскурсияләр оештырыла. Проект Россия Федерациясе халкының мәдәни мирасын популярлаштыру һәм яшьләрне Росиия тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру максаты белән оештырыла. 20 нче августта 44 укучы Саба районыннан китеп бардылар.


19
август, 2014 ел
сишәмбе

Болгар” тарихи-археологик музей-тыюлыгы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Шул уңайдан, иртәгә, Болгар һәм Казан шәһәрләрендә тантаналы чаралар була.

Көндезге 12 дә Болгар шәһәрендә театральләштерелгән тамаша уздырыла.


18
август, 2014 ел
дүшәмбе
«Finnair» авиакомпаниясе “Хельсинки - Казан - Хельсинки” яңа регуляр очу маршрутын ача. Әлеге яңа очу рейс тәкъдире 19 нчы августта иртәнге 3 сәг.“Казан” халыкара аэропортында узачак. Чарада авиакомпаниянең һәм аэропортның топ-менеджмент вәкилләре, Финдляндия делегатлары, шулай ук рейсның беренче пассажирлары катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International