ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2014 ел
җомга
Бүген “Чистай - бөек рус әдәбият шәhәре” Бөтенроссия конференциясе яңа туристлар маршруты барлыкка китерү кысаларында Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитеты Чистай шәhәренә пресс-тур оештырды.

16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

18 октябрьдә Свияжск  утравында иртәнге 8 сәг. 30 минутта Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий Божией Матери «Всех скорбящих Радость» иконасы хөрмәтенә торгызылган соборында бөек яктырту дәрәҗәсен башкарачак.

Соборны яктыртканнан соң беренче илаһи литургия үтәчәк, аны Свияжск Богородице-Успенский монастыре игумены Силуан, үзенең изге монастырь братлары белән берлектә Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий башкарачак.

Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә һәм Татарстан Республикасы делегациясе составында Грециянең Кикланд утраулары регионында эш визиты белән.

Рәсми делегация составында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре дә бар иде. Очрашу барышында катнашучылар Татарстан белән Греция Республикасы арасында хезмәттәшлек үсешенең мәсьәләләре турында сөйләштеләр.


15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 17-нче октябрьдән 18-нче октябрьгә кадәр Чистай шәhәрендә яңа туристлар маршруты “Чистай - бөек рус әдәбият шәhәре” Бөтенроссия конференциясе узачак.

Әлеге чарада 150-дән артык вәкилләр катнашачак. Алар арасында : Россия Федерациясе регионнарының хакимият башкарма туризм hәм мәдәният өлкәсе әгъзалары, музей hәм тыюлык музейлары, республиканың муниципаль районнары, туризм өлсәсендә кадрлар хәзерләгән уку йортлары, эчке туризм белән шөгыльләнгән Россия туроператорлары, республикабызның территориясендә туристларны кабул итә торган Татарстан туроператорлары.


14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
“Аэрофлот” авиаширкәте Рәсәй шәһәрләреннән күпчелек халыкара маршрутларда ташламалар үткәтә. Билетлар ташламалар белән 20 октябрьга кадәр сатыла, очыш март азагына кадәр мөмкин. Күпчелек ерак ара юнәлешләре кызыксындыру уята.

13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Казан” Халыкара аэропортның 9 ай эшләү нәтиҗәсендә эчке россияда, шулай ук халыкара юлларда эчке юлллар күчерү күләме пассажирлар саны үсеше 10,6 процентка билгеләнде. 2014 елның 9 ай дәверендә “Казан” Халыкара аэропорты 1 миллион 513 мең 807 пассажирга үз хезмәтен күрсәтте, кайсы үткән елның тиңдәш чоры белән чагыштыру буенча 7,6 процентка зуррак.

 Казанда түртенче тапкыр Суфия Губайдуллина исемендәге заманча музыканың популяр музыкаль фестивале үзачак. Фестивальдә гадәттәгечә заманча композиторларның музыкасы башкарылачак. Ягъни  Моцарт һәм Бах әсәрлзрен көтәсе юк. Фестиваль программасына кергән күпчелек музыкаль әсәрләр Казанда беренче мәртәбә башкарылачак.


10
октябрь, 2014 ел
җомга
2014 нче елның җәйге сезон нәтиҗәләре буенча Россиянең пакет туристлыгы өлкәсендә иң популяр ял итү юнәлеше буенча Төркия һәм Египет билгеләнде. TUI Россия туроператоры статистикасы буенча берсүзсез лидерлык исемлеге башында Төркия танылды. Туроператорның әлеге илгә җәйге сезон курорт турлары сату буенча барлыгы 50 процентын тәшкил итте. Икенче урында – Египет. Май аеннан алып сентябрь айларына хәтле TUI туроператорның 17 процент клиентлары ял итү урыны дип Египетны сайладылар.
«Яндекс.Фотки» сервисы Казан шәhәренең иң популяр истәлекле урыннар  исемлеген тәшкил иткән. Фотоаппарат объективына иң еш керә торган урыннар керделәр. Гыйбадәт корылмалар туристларның иң зур кызыксыну чыгара. Чиркәүләр, монастырьлар, мәчетләр hәм синагогалар кадрга иң еш эләгәләр. Туристлар арасында иң популяр - Казан Кремле hәм Кол Шәриф мәчете.

Халыкара отелләрдә номер алу HRS.com  хезмәте Кунакханә хужалыгы һәм Туризм белгечлеге буенча югары уку йортлары студентлары өчен «HRS Грант» Беренче Бөтенрәсәй конкурсы үткәрә. «HRS Грант – Киләчәктә Туризм бизнесы» конкурсы 2014 елның 1 – 30 Октябрендә узачак һәм туризм белгечлегенә укучы студентлар өчен үзләренең белемнәрен эштә куллану өчен уникаль мөмкинлек.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International