ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов эш буенча Финляндиядә Татарстан делегациясенә керә. 17-19 мартта эш сораулары буенча күрешүләр узачак һәм Татарстан һәм Финляндиянең перспектив эшләре буенча фикер алышачаклар.
17 мартта Мәскәүдә 3нче Рус-кытай туристик форум узды. "Chinese Friendly Russia" семинар-тренингында Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе ярдәмчесе Барабанова Екатерина Татарстанда Кытайдан туристларны кабул итү өчен комфортлы шартлар булдыру буенча уздырыла торган эш хакында сөйләде.

16
март, 2015 ел
дүшәмбе
20 нче мартта 2015 нче елда Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе белән бергә коррупциягә каршылык күрсәтү Комиссия утырышы була, көннең повестка проекты “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә урнаштырылган. Сораулар һәм тәкъдим кертү (843) 222-90-29 телефоны һәм электрон почта буенча кабул ителә: Zulfiya.Tazetdinova@tatar.ru (Таҗетдинова Зөлфия Фәниз кызы – кадрлар һәм юридик эшчәнлек бүлекчәсе әйдәп баручы консультанты, комиссия секретаре).
20 нче мартта 15.00 сәгатьтә Алабуганың дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлык күргәзмә залында Сталинград 1942 нче -1943 нче еллар.Сталинградта пленга алынган” исемендәге күргәзмәнең ачылуы була. Экспозиция Волгоград дәүләт тарихи-мемориал музей-тыюлык “Сталинград сугышы” һәм Волгоград региональ булеге Россиянең хәрби-тарихи җәмгыяте аерым коллекциясе белән ярдәм ителгән материалларындатөзелгән.

15
март, 2015 ел
якшәмбе
2015 елның 14 -17 март көннәрендә “Крокус Экспо” комплексында Мәскәүдә Х “Интурмаркет” Халыкара туристик күргәзмә уза. Дәүләтнең иң олы күргәзмәсе “Интурмаркет 2015” Россия хокүмәте ярдәмендә уза. Быел Татарстан Республикасы шулай ук 10 тапкыр “Интурмаркет” күргәзмәсендә катнаша һәм туристик яктан Татарстанны күрсәтә. 15 мартта “Крокус Экспо” комплексында “Кызыл маршрут” проектын тормышка ашыруга багышланган түгәрәк өстәлендә рәис ярдәмчесе Барабанова Екатерина Татарстан Республикасының туристик потенциалын күрсәтте.

15 мартта “Интурмаркет” Халыкара туристик күргәзмәдә “Вакыйга сагәте” узды. “Вакыйга сагәте” олы чаралар үткәрү практикасына багышланган иде. “Вакыйга сагәтен” “Вакыйгалы туризмның дәүләт ярдәме механизмлары” темасына Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Иванов С.Е. чыгычы ачып җибәрде.


13
март, 2015 ел
җомга
14 нче һәм 15 нче апрельда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрның сәхнәсендә Месса си минор И.С.Бах музыкасына “Dona nobis pacem” исемендәге спектакльнең бөтендөньяга беренче тапкыр куелуы була. Бу куелышны легендар биюче, күренекле бию сәнгате белгече, актер, рәссам, шагыйрь Владимир Васильев куя. Спектакль-мәсәләдә оркестр, хор, театр балеты артистлары, опера җырчылары катнаша.
21нче апрельдан алып 26нчы апрельга тикле Татарстанда «Татарстанның музей язы - 2015» икенче музей ара акциясе узачак. Бу акциядә катнашу өчен дәүләт һәм муниципаль музейлары, сәнәгать оешмаларыныңведомство музейлары, шулай ук республиканың шәхси музейлары чакырыла. Акцияне Татарстан Республикасының Милли музее җитәкчелеге белән берлектә Татарстанның музейлар берләшмәсе оештыра.
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының министр урынбасары Алла Манилова Казанда узучы VI Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Координацион киңәшмәсенең күчмә утырышында министр урынбасары старт Россия регионнарында туристлар паспортын эшләп чыгару программасы турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы проектта беренчеләрдән булып катнашачак.
14 нче марттан алып 17 нче мартка кадәр Мәскәү шәһәрендәге «Крокус Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә«Интурмаркет» 10 нчы Халыкара туристик күргәзмә узачак. Әлеге күргәзмә Россия Федерациясенең Хөкүмәте ярдәмендә оештырыла. Быел «Интурмаркет» күргәзмәсендә Татарстан Республикасы үзенең туристик мөмкинлеген унынчы тапкыр тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International