ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә XXIX Р.Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале ачыла. Традиция буенча, фестивальгә билетлар санаулы көннәрдә сатылып бетте. Фестиваль Ц. Пуни һәм Р. Дриго музыкасына "Эсмеральда" классик романтик балет премьерасы белән ачыла. "Эсмеральда" балыты бүген һәм иртәгә күрсәтеләчәк.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты конкурс үткәрү буенча кадрлар резервына кертү буенча дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча Татарстан Республикасы һәм үстерү бүлеге дәүләт программаларын гамәлгә ашыру (алып баручы бер төркем вазыйфалары) һәм бухгалтерлык исәбе һәм дәүләт заказы бүлегенә (өлкән төркем вазыйфалары) конкурс комиссиясе утырышы узды

9 майда Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Болгарда тантаналы чараларда катнашты. “Үлемсез полк” акциясенда катнашучылар 200 кешедән артык Бөек Ватан сугышы ветеранлары портретлары белән уздылар.

Казан май бәйрәмләренәял өчен популяр шәһәрләренең беренче өчлегенә керде. Бу рейтингны Travel.ru аналитиклары 1 – 10 май көнләренә кунакханә алуга карап корылган.

Уртача ил буенча ялда кунакханә өчен көндәлек 3.300 сум тотылган, бу узган елга караганда 10%ка күберәк һәм чит илләргә караганда 2 тапкыр түбәнерәк – дип әйтеп узды Яков Садчиков


6
май, 2016 ел
җомга

Бүген Зөя утравында Ватан сугышы музее ачылды. Ачылышта Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе һәм Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды” коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Василь Шайхразиев, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды” коммерциячел булмаган оешмасының башкарма мөдире Татьяна Ларионова ёщм башкалар катнаштылар.

Бүген "Гранд Отель Казань" кунакханәсендә I Бөтенрәсәй туристик волонтерлар i.Pro форумының рәсми ачылышы узды. Форумга Рәсәйнең 27 регионыннан катнашучылар бергә җыелды. Алар барлык көннәрдә үзара тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

6 майда 17:00 сагәттә Манеж залында «Кремль кичәләре» проекты кысаларында музыкаль-поэтик программа узачак.

Һәр килгән кунакка бүләккә Геогрий лентасы биреләчәк. Программада Бөек ватан сугышына багышланган чыгышлар булачак.

Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүләт комитеты 7  “Чыганакларга сәяхәт” республика конкурсына гаризалар кабул итә. Конкурста югары, утра белем бирү, эшләүче яшләр һәм яшләр оешмалары вәкилләре катнаша ала. Проектлар конкрет туризм, туристик мәркәз, туристик объект, я республиканың туристик продуктын үстерү белән бәйле булырга тиеш.


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 8 июнь көне бөтендөнья күргәзмәләр көне булып игълан ителде. Төп максат күргәзмәләргә кызыксынуны арттыру. Бу идея 29 милли күргәзмәләр ассоцияциләрнең хушына китте.

13 майда “Хирург Разумовский” теплоходында сезон алдыннан турагенлар вәкилләре өчен җыелыш узачак. Чараны елга круизларының иң зур туроператорлары оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International