ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
«Скайтур» тур ширкәте үз эшен туктатты дип хәбәр итә Life News. Полицияга бу ширкәт хезмәтен кулланган туристлардан инде 60 гариза килде. Алар әйтүенчә, «Скайтур» 9 сентябрь көнне сатып алынган путевкалар буенча хезмәтен туктатты һәм җитәкчеләре дә яшеренгән.
Казанда  Мәдәният елы һәм Казан - төрки дөньяның 2014 ел мәдәни башкаласы дип игълан ителү уңаеннан 3 – 5 октябрьдә Беренче «Төрки дөнья»  халыкара  музыка фестивале узачакАны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Композиторлар берлеге оештыра. Фестиваль Татарстан Композиторлар берлегенең – 75 еллыгына һәм ТЮРКСОЙ оешмасының 20 еллыгына багышлана.  

10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Россия туроператорлар Берләшмәсе (РТОБ) үз эшчәнлеген туктаткан туроператорларның туристларга яшәү мөмкинлеген бирү тәртибен игътибар белән күзәтергә ниятли дип белдерде РТОБ.

Эчке hәм тышкы туризм өлкәсе оешмаларыннан яңа конкурска гаризалар кабул итү иртәге көннән башлана. Әлеге конкурска шулай ук Татарстан Республикасының эчке hәм тышкы туризм өлкәсенең яңа инновацион проектлар, программалар, материаллар да кабул ителәчәк .

Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420107, Казан шәhәре, Петербургская урамы, 12-нче йорт

 18 – 21 сентябрдә Татарстан Республикасы Милли музеенда II «Төрки дөньяда тире-күн эшләре»ярминкәсе узачак.

9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
«Иң әйбәт туризм индустриясе hөнәре буенча”федераль конкурсы этабына ун регион гаризаларын бирделәр.Алар арасында: Татарстан Республикасы, Хабаровск өлкәсе, Ямало-Ненецкий, Ханты-Мансийск   автономияле округлары, Әстерхан, Кострома, Нижегородская, Томск, Тула, Ярославль өлкәләре.
2014 елның 1-5 сентябрендә Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автономияле районы Өремче шәһәрендә дүртенче “Кытай- Евразия ЭКСПО” халыкара күргәзмәсе узды. Татарстан Республикасы Дәүләт туризм комитеты вәкилләре күргәзмә кысаларында Өремче татар җәмгыяте җитәкчесе Абдулла Аббас, "China Southern Airlines – Zhang Jun" сәүдә һәм маркетинг бүлеге директоры, шулай ук Кытай туризм бизнесы вәкилләре белән очрашулар үткәрде.

8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнамга эш сәфәре кысаларында Вьетнам Социалистик Республикасына юл тотты. Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре арасында Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов да катнаша. Ул Татарстан Республикасының туристлык тармагы үсеше турында сөйләде.

5
сентябрь, 2014 ел
җомга
6нчы сентябрдә көндезге сәгать 12дә «Свияжск утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеенда (“Ленивый Торжок” тарихи тергезү комплексы) «Балык шулпасы Көне» узачак.
Бүген Казанга “Борынгы Казан хәзинәләре” программасы кысаларында Татарстан башкаласы тарихы һәм мәдәнияте белән танышу өчен тагын бер укучылар төркеме килде. Бу хакта ТР туризм буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International