ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2015 ел
җомга

11 гыйнвар 13 сәгатьтә Кыш Бабайның серле лабораториясендә соңгы сеанс узачак. Тәҗрибәләр яратучыларны гаҗәеп могҗизалар көтә: чыжылдаучы коктейль, Кыш Бабай рецепты буенча ясалган тылсымлы лимонад, фән буенча ясалган чыршы бизәкләре, һәм башка күп кенә кызыклы әйберләр көтә сезне! Әлбәттә, әйлән – бәйлән дә йөрербез, сувенирлар да булыр! 

Дәвамы: 50 минут

Бәясе: 400 сум.

Аудитория: 5+ 


8
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

9 һәм 10 гыйнвар 15 сәгатьтә9 һәм 10 гыйнвар 15 сәгатьтә “Манеж” күргәзмә залы сезне Иске Яңа елга чакыра! 

Йөрәкләре яшь булганнар өчен – чыршы бәйрәме! Бу көнгә хәтле эшәле гүзәлкәй әйләнәсендә әйлән-бәйлән йөрергә кыюлыгын җуймаганнар өчен! 

Көтәбез сезне! 

Катнашу бәясе: 300 сум

Алдан язылу өчен телефоннар: (843) 567-80-67, (843) 567-80-68 


2
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Татарстан табигать тарихы музее, Татар халкы һәм Татарстан республикасының дәүләтчелек тарихы музее, “Эрмитаж - Казан” үзәге, “Манеж” күргәзмә залы, Пушечный двор музее:

2014 елның 31 гыйнвары – музейлар 15 сәгатькәчә ачык

2015 елның 1 гыйвары – музейлар эшләми

2015 елның 2 – 9 гыйнварлары – музейлар 21 сәгатькә кадәр эшли

Кышкы каникулларның башка көннәрендә музейлар гадәтчә 18 сәгатькәчә эшли. 

Ислам мәдәнияте музее:

1 гыйнвар – ябык

2 – 9 гыйнвар – 21 сәгатькәчә эшли

Кышкы каникулларның башка көннәрендә 19:30 кадәр эшли. 

Казан Кремле буенча экскурсияләр:

1 гыйнвар – 14:00 – 19:30

2 – 11 гыйнвар – 8:00 – 19:30 

Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение чиркәвенең эш сәгатьләре:

1 гыйнвар – 14:00 – 20:00

2 – 11 гыйнвар – 9:00 – 20:00 


30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
2 нче гыйнварда 2015 елның Яңа ел көннәрендә Казан-Болгар-Казан һәм Казан-Свияжск-Казан рейсында регуляр юлда баручыларга борынгы Болгар шәһәренең һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенең музей экспозициясенә һәм күргәзмәсенә барырга льготалы махсус җөмлә бирелә.

 Бүген, 30 нчы декабрь көнне 18 сәгатьтә, Спортның су төрләре сараенда “Зазеркалье” исемле шоуның премьерасы көтелә. Казанда бөтен гаилә өчен уникаль Яңа ел спектаклендә 60 тан артык артист һәм спортчы, шул исәптән Татарстан вәкилләре катнаша.


Казаннан Свияжск утрау-шәһәрчегенә кадәр бәйрәм көннәрендә һәм 11 январьга кадәр “Южный” автовакзалыннан өстәмә автобуслар оештырылачак. Әлеге комфортлы туристик автобуслар автовакзалдан һәр көнне иртәнге 8 сәг. 30 минутта китә. Белешмәләрне 237-33-23 телефон номеры буенча белеп булачак.


2015 елның 2 Гыйнварыннан  Казан – Болгар – Казан маршруты буенча регуляр автобус рейсы жибәреләчәк. Автобуслар һәр шимбә һәм якшәмбе “Столичный” автовокзалыннан сагать 8:40та һәм “Южный” автовокзалыннан 9:00да кузгала. Болгардан Казанга автобус кире 16:00 кузгала. Автобус бәясе 310 сум.
 КФУ планетарие Россиядә беренче тулы гөмбәзле уен фильмын булдырды, ул 4-5 яшьлек балалар аудиториясе өчен “космик кино”га булган ихтыяҗны бетерү өчен эшләнелгән.

“Һава шарының сәяхәте – күккә һәм аннан да югарырак” – планетарийларда күрсәтү өчен әзерләнгән Россия җитештерүендәге беренче уен фильмы.
Казанда “Әкият” курчак театры янында боз шәһәрчеге эшли башлады. Көтеп алынган ачылыш, шулай ук якынлашып килүче Яңа ел белән шәһәрлеләрне башкала Мэры Илсур Метшин котлады.

Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, шулай ук “Казгорсвет” МУП директоры Рөстәм Габделхаков катнаштылар.

28
декабрь, 2014 ел
якшәмбе
Казанның Иске Татар бистәсендә яңа ел ярминкәсе ачылды. Казанлыларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котларга һәм халык йөрүләрен карарга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ энергетика министры Александр Новак, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International