ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы үзенең кунаклары өчен яңалыклар әзерли. Шәһәр тарихы музее ишегалдында яңа экспозиция һәм интерактив мәйданчыклар булачак.

“Ямщиклар станы»: биредә кунаклар почта эшенең һәм ямщикларның авыр кәсебе тарихы белән таныша, Алабуганың Себер тракты белән элемтәсе, сәяхәт кылу кагыйдәләре, ямщик кыңгыраулары турында белә һәм “Алабугадан сәлам!” – XIX гасырдан открытка репринты – хат җибәрә алачак.


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

ТурСтат аналитика агентлыгы Россиядәге гастрономия туристлыгында иң популяр юнәлешләрне ачыклаган. ТурСтат мәгълүматларына караганда, ял көннәрендә бер-ике көнгә исәпләнгән гастрономия турлары һәм 8 һәм 9 июльдә узачак “Тәмле Казан” икенче гастрономия фестивале кебек гастрономия фестивальләренә бару Россиядә зур поплярлык казанган

22 һәм 23 июль көннәрендә Казанда «АренаЛэнд» халыкара музыка-спорт фестивале узачак. Кунакларны 30 интерактив мәйдан, 50 артист, 3 сәхнә һәм 10000 артык кеше көтә! Фестивальнең хедлайнерлары – Brainstorm, Therr Maitz, Юлиана Караулова һәм Пицца төркеме. Авто-мотошоу, тату-фестиваль, атаклы блоггерларның лекторийлары, компьютер уеннары фестивале, һава шарларында очулар, көндезен һәм кичен кино күрсәтүләр, төрле мастер-класслар һәм атаклы артистларның чыгышлары.

2017 елның 23-24 июнь көннәрендә Тверь өлкәсендә (Конаковск районы, “Рэдиссон Завидово” кунакханәсе) “Россия елгалары” дигән Милли туристлык форумы узачак, аның кысаларында Куриз туристлыгын үстерү буенча Россиякүләм конференция булачак.

Чараның максаты – туристлыкны үстерү, инфраструктура тудыру, шулай ук су һәм круиз туристлыгы өлкәсендә сорала торган туристлык продуктын формалаштыру мәсьәләләре буенча карарлар эшләү.

Конфедерацияләр кубогының Аккредитация узмаган журналистлар үзәгендә “Бөек Болгар” музей-тыюлыгының туристлык мөмкинлекләре

презентацияләнде, шулай ук “Лаеш районының этник гореф-гадәтләре” программасы күрсәтелде.

Презентацияләр программасында мозаика, үрү, сувенирлар әзерләү, халык биюләре һәм уеннар буенча мастер-класслар булды. Теләге булган кешеләр костюмлы геройлар белән фотога төшә алды һәм төрле милли ризыклардан һәм җирле балыктан авыз итте.


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы үзенең кунаклары өчен яңалыклар әзерли. Шәһәр тарихы музее ишегалдында яңа экспозиция һәм интерактив мәйданчыклар булачак.

“Ямщиклар станы»: биредә кунаклар почта эшенең һәм ямщикларның авыр кәсебе тарихы белән таныша, Алабуганың Себер тракты белән элемтәсе, сәяхәт кылу кагыйдәләре, ямщик кыңгыраулары турында белә һәм “Алабугадан сәлам!” – XIX гасырдан открытка репринты – хат җибәрә алачак.

16 июньнән 18енә кадәр Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты Пекин (Кытай Халык Республикасы) шәһәрендә узган иң зур “Beijing International Tourism Expo” профильле күргәзмәдә катнашты.

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе төбәкләренең “Visit Russia” берләштерелгән стендында да чыгыш ясады. Экспозициядә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетыннан һәм республиканың чит ил туристларын кабул итү белән шөгыльләнүче биш туроператорыннан вәкилләр катнашты.


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Конфедерацияләр кубогының матбугат үзәге ачылды. Ул Мәскәү урамы буенча 3 йорт адресындагы “Пирамида” комплексында урнашкан. Матбугат үзәгендә эшләү өчен Россиядән 231 һәм чит илләрдән 92 журналист аккредитация узган. Матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының презентацияләр стенды урнаштырылган һәм бүген, аның эше барышында, Чистай шәһәренең туристлык мөмкинлекләре презентацияләнде. Республиканың башка туристлык үзәкләре дә үзләре турында мәгълүмат җиткерәчәк.

Матбугат үзәгенең эшчәнлеге “Россия сегодня” мәгълүмат агентлыгы һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы ресурсларында яктыртылып барачак.

OneTwoTrip сәяхәтләрне броньлау сервисы Футбол буенча конфедерацияләр кубогына матчлар узачак шәһәрләргә авибилетларга һәм отельләргә булган сорауга анализ үткәргән. Казан буенча авиабилетларга һәм отельләргә булган сорау күрсәткече уртача 5%ка арткан. Россия шәһәрләреннән Татарстан башкаласына бару-кайту буенча авиабилетлар уртача алганда 8200 сум тора, яшәү – 3* отельдә тәүлегенә 4200 сум тирәсе. Май азагы һәм июнь башы белән чагыштырганда Конфедерацияләр кубогын үткәрү көннәрендә шәһәрләргә баруга бәйле сорау тагын да сизелерлек дәрәҗәдә үскән: 24-28 июнь көннәрендә Казанга бару белән бәйле сораулар 80%ка арткан. Мәскәү һәм Санкт-Петербург буенча үсеш әзме-күпме уртача дәрәҗәдә (+20-30%).


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм аның урынбасары Артур Абдрашитов Казан буенча Ретро-трамвайда яңа экскурсияне башлап җибәрүдә катнаштылар. Экскурсия маршруты – ул шәһәрнең тарихи үзәге аша тимер юл вокзалыннан елга портына кадәр бара һәм кайта торган, гамәлдәге трамвай маршрутының чын модификациясе. Шуның аркасында теләге булган һәркем Казан шәһәренең тарихы белән таныша, аудиогид ярдәмендә трамвай хәрәкәт итә торган маршрут буенча урнашкан йортларда яшәгән атаклы шәхесләр турында хикәя тыңлый алачак. Экскурсия 7 телдә гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, юлда барганда Татарстан Республикасының милли ашханәсеннән дә авыз итәргә була. Экскурсиянең озынлыгы – 40 минут. Трамвайга утырту Вокзал алды мәйданы, 1 йорт адресы буенча урнашкан Тимер юл вокзалында гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International