Казанга мәдәни-танып белү маршрутлары программасы буенча йөздән артык Россия укучысы килде

2014 елның 5 сентябре, җомга

Бүген Казанга “Борынгы Казан хәзинәләре” программасы кысаларында Татарстан башкаласы тарихы һәм мәдәнияте белән танышу өчен тагын бер укучылар төркеме килде. Бу хакта ТР туризм буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

97 яшь турист Россиянең биш төбәгеннән: Кострома, Ульян, , Свердловск, Воронеж өлкәләреннән һәм Пермь краеннан килгән. Балалар Универсиада авылында урнашкан.

Бүген алар Казан Кремле архитектурасы белән танышыр, ТР Милли музеенда булыр, шәһәр буенча күзәтү экскурсиясендә йөрер дип ниятләнә. Кич белән укучылар Бауман урамында йөреп, милли ризыклар белән сыйланачак һәм Казанның кичке пейзажын күрә алачак.

Иртәгә туристларны Зөя утрау-шәһәрчегенә сәфәр көтә.

Укучылар Казанга РФ Мәдәният министрлыгы икенче ел гамәлгә ашыручы мәдәни-танып белү маршрутлары программасы буенча килгән. Әлеге программа буенча Татарстанга Россиянең барлык төбәкләреннән 960 укучы килер дип көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International