20 нче августта Болгар тарихи-археологик комплексында ЮНЕСКОның билгеләре һәм мемориаль такталары куелачак. Бу көнне тантаналы чаралар узачак, анда Бөтендөнья мирас комитеты вәкилләренең дә булуы көтелә.
Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләре порталы хәбәр итә.
Искәртеп үтәбез, такталарда Болгар турында рус, татар, инглиз, гарәп телләрендә мәгълүмат урын алачак. Аларның һәм Бөтендөнья мирас исемлегендә булуны раслаучы билгеләрнең урнаштырылуы ЮНЕСКО Комитеты белән килештереләчәк.
Комплекс мирас объектлары исемлегенә 2014 нче елның 30 июнендә кабул ителде.