“Казан Кремле” “Сәяхәтче сайлавы - 2014” конкурсының җиңүчесе булды

2014 елның 15 августы, җомга
“Казан Кремле” музей-тыюлыгы сәяхәтләр турындагы TripAdvisor зур сайты версиясе буенча “Сәяхәтче сайлавы - 2014” конкурсының (“Travellers’ Choice”) “Күңел ачу” номинациясендә җиңүче булган. 

“Казан Кремле” Россиянең 10 иң яхшы мәдәни объектлары исемлегенә кергән. Татарстан башкаласының ике йөздән артык истәлекле урыннары арасында Казан Кремле рейтингта беренче урында тора. Аңа карата 725 фикер калдырылган, аларның 612-сендә югары бәя бирелгән, дип хәбәр итә Музей-тыюлыкның матбугат хезмәте. Түбәндәгесылтама буенча фикерләрне укырга һәм үзегезнекен калдырырга мөмкин.

Тулаем алганда, “Күңел ачу” рубрикасында Казан, һәркемгә дә күрергә кирәк булган истәлекле урыннар саны буенча, Россия шәһәрләре арасындагы иң яхшы өчлеккә кергән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International