Татарстанда VI Халыкара Болгар форумы узачак

2014 елның 13 августы, чәршәмбе

14-16 нчы август көннәрендә Казан һәм Болгар шәһәрләрендә VI Халыкара Болгар форумы уза. Аны ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды белән берлектә, республиканың Мәдәният министрлыгы, ТӨРЕКСОЙ оешмасы, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм ТР Фәннәр академиясе оештыра.

Форум “Казан—төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасы кысаларында уза. Быелгы чараның темасы — “Төрки дөньяның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү, саклап калу һәм яңадан торгызу”. Шуңа да форумда катнашачак галимнәр, белгечләр төрки дәүләтләрнең, Россия төбәкләренең мәдәни мирасын торгызу һәм саклап калу турында сөйләшәчәк, тәҗрибә алышачак. Татарстан бөтендөнья төрки оешмасына Болгар һәм Свияжск шәһәрләрендәге тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне өйрәнү, торгызуның заманча моделен тәкъдим итәчәк.

Форумда Россия төбәкләреннән, Европа һәм БДБ илләреннән 40 тан артык галим һәм белгеч катнашыр дип көтелә.

VI Халыкара Болгар форумы кысаларында, шулай ук, ТӨРЕКСОЙ әгъзалары илләренең II Музейлар форумын үткәрү дә планлаштырыла.

Иртәгә Болгар тарихи-археологик музей-тыюлыгында форумның ачылышы һәм пленар утырыш узачак. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ИРИСКА генераль директоры Хәлит Эрен катнашыр дип көтелә.

Форум икенче көнне Казанда дәвам итә, дип яза ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International