Татарстанның иң кызыклы урыннары белән танышып чыгу өчен туристларга барлыгы 9 көн көн кирәк. Әлеге маршрутның озынлыгы исә якынча 900 километр дип исәпләнә.
7 август көнне Татарстанның Туризм агентлыгы халык игътибарына өр-яңа туристик продукт тәкъдим итте. “Татарстан буйлап автосәяхәт” дип атала торган әлеге җыентык республикага үз шәхси машинасында килгән туристлар өчен махсус әзерләнгән. Туристларга 100 мең сумлык җыентыклар.
Чит илләрдә автосәяхәтләр күптән инде зур популярлык казанган. Күп илләрдә әлеге төр туризмның бер гасырлык тарихы бар. Россиягә исә ул соңгы елларда гына ныклап үтеп керә башлады. Хәзер халык илебезнең истәлекле урыннары белән танышуны шәхси машинада башкаруны өстенрәк күрә.
Мәсәлән, Татарстанга рәхим итүче туристларның һәр егерменчесе республикага машинада килә икән. - Туристлар безгә килә дә, Татарстанның истәлекле урыннары турында мәгълүмат бирүебезне үтенә. “Кая барыйк, нәрсә карыйк” дип сораштыра. Моңа кадәр без аларга бернинди дә конкрет маршрут тәкъдим итә алмый идек. Бар нәрсәне сүз белән аңлатырга туры килде. Ниһаять, якынча ике атна элек Татарстан буйлап машинада сәяхәт итүнең төгәл маршруты тәфсилләп язылган җыентык дөнья күрде, - дип сөйләде безгә Казанның туристик-мәгълүмати үзәге генераль директоры Наталья Абрамович. Әлеге проект Татарстанның туризм комитеты тарафыннан тормышка ашырыла торган эчке туризмны үстерү программасы кысаларында эшләнгән. Җыентыкларны әзерләү өчен якынча 80-100 мең сум күләмендә акча таләп ителгән. Татарстан җыентыгы Россиядә туризмны үстерә Бу җыентыкның эчтәлегенә килгәндә, анда республиканың иң истәлекле урыннары – Зөя утравы, Казан, Алабуга, Чистай, Биләр, Болгар турында мәгълүмат китерелә. Әлеге объектлар тирәсендәге кунакханәләр, кафелар, ял һәм күңел ачу урыннары турында да тәфсилләп язылган.
Автойорт һәм караваннарда сәяхәт итүчеләрнең теләк-тәкъдимнәре дә исәпкә алынган – тиешле кирәк-яраклар белән җиһазландырылган махсус туктау урыннары турында төгәл мәгълүмат китерелгән. Бактың исә, ел саен Татарстан аша Германия, Италия, Франциядән килгән автойортлы 5-6 махсус машина уза икән. “Караваннар лигасы” Халыкара иҗтимагый оешма Советы вәкиле Вадим Дашук сүзләренә караганда, республикада мондый җыентык эшләү туристлар агымын арттыруга сәбәп булачак. - Дөресен генә әйткәндә, бүгенге көндә Россиягә килүче автойорт һәм караваннарның берсе дә Татарстанны күрмичә китми. Машинада сәяхәт итүче туристлар өчен эшләнгән әлеге җыентык исә туризмны Татарстанда гына түгел, ә, гомумән, Россиядә камилләштерергә ярдәм итәчәк, - дип белдерде ул. Россиядә – беренче Бу аңлашыла да, чөнки әлеге төр җыентыклар Россиянең башка бер генә төбәгендә дә юк икән. - Без ясаган җыентыкка охшаган китапчыкларны нибары ике төбәктә генә күрдем. Алары да брошюра кебек кенә иде, - дип сөйләде безгә Татарстанның Туризм агентлыгы җитәкчесе Сергей Иванов.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, әлеге китапларны туристларга бушлай өләшәчәкләр. Шул ук вакытта җыентыкларның электрон версияләре дә эшләнгән. Аларны Татарстанның туризм агентлыгы һәм Казанның туристик-мәгълүмати үзәге сайтларында табарга һәм телефон-планшетларга күчерергә мөмкин. Тиздән “Татарстан буйлап автосәяхәт” җыентыгының инглиз телендәге версиясе дә эшләнеп бетәчәк, дип ышандыра җитәкчеләр.