Бүген Россиянең мәдәни-танып белү маршрутлары программасы уңаеннан Казанның тарихы һәм мәдәнияте белән танышу өчен Казанга мәктәп укучыларының беренче төркеме килә

2014 елның 8 августы, җомга
Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәре мәктәп укучылары өчен Россия буйлап мәдәни-танып белү маршрутлары исемлегенә кертелде. Әлеге программа Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан илебез халыкларының мәдәни мирасын популярлаштыру һәм яшьләрне Россиянең тарихы һәм мәдәниятенә җәлеп итү максаты белән икенче ел рәттән гамәлгә куела.

Казан буенча расланган маршрут “Борынгы Казан хәзинәсе” дип исемләнгән. Ике көнлек сәфәр барышында яшь кунаклар Казан территориясендә тупланган сынлы сәнгать мирасын тамаша кылачак, Татарстан Республикасы Милли музее территориясендәге интерактив залларда, “Казан Кремле” һәм “Зөя шәһәр-утравы” музей-тыюлыкларында булачак.

Яшь сәяхәтчеләр ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирас һәйкәле – Казан Кремле, шулай ук дүрт атна эчендә 75 мең кеше көче белән салынган уникаль Зөя шәһәрчеге белән танышачак. Балаларга XVI гасырдагы архитектура һәйкәлләре һәм чын фрескалар күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, мәктәп укучылары “Стрелецкие Забавы” дип исемләнгән интерактив программада катнашыр дип көтелә. Программа шулай ук, борынгы Казан территориясендә һәм аның тирә-ягында яшәгән халыклар көнкүреше һәм иҗаты белән таныштыруны үз эченә ала.

Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге программа буенча Татарстанга Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән барлыгы 960 мәктәп укучысы килеп китәр, дип фаразлана. Балалар “Универсиада авылы”нда яшәячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International