Татарстан буенча автосәяхәтчеләргә юл күрсәткеч китап презентацияләнде

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында журналистларга “Татарстан буенча автосәяхәт” туристик маршруты буенча юл күрсәткеч китабы презентацияләнде.

Аның үзенчәлекләре турында матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Казан шәһәренең туристик-мәгълүмат үзәге генераль директоры Наталья Абрамович, “Караванерлар лигасы” халыкара иҗтимагый оешмасының Казан шәһәрендә төбәк вәкиле Андрей Горностаев сөйләде, һәм Скайп аша элемтәгә “Караванерлар лигасы” халыкара иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы Вадим Дашук чыкты.

Эчке һәм тышкы туризм үсеше буенча республика программасы кысаларында, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан автомобиль сөючеләр өчен республика районары буенча, тарихи һәм истәлекле объектларны, актив ял урыннарын күрсәтеп, туристик маршрут проекты эшләнгән.

Проект Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән автосәяхәтчеләрне җәлеп итү маскаты белән тормышка ашырыла. Төп маршрут “Татарстанның энҗе муенсасы” маршруты буенча сузылып, Свияжск утрау-шәһәре, Казан, Алабуга, Чистай, Биләр, Болгар аша уза. Маршрутның озынлыгы 900 км, дәвамлылыгы – 9 көн.

Сергей Иванов әйтүенчә, автотуризм елдан-ел популярлаша, аның Россиядәге үсешендә федераль дәрәҗәдә игътибар бирелә. “Татарстан Республикасының максаты – бу өлкәдә лидер булу, һәм тормышка ашырылган продукт – әлеге төр туризмның системалы төстә үсешенә этәргеч ясаучы беренче адымнарның берсе”, - диде ул.

Автогидны эшләү белән “Караванерлар лигасы” белән берлектә, Туристик-мәгълүмати үзәк шөгыльләнгән. Наталья Абрамович әйтүенчә, элек үзәк автосәяхәтчеләргә Татарстанның туристик объектлары турында мәгълүмат бирә алмаган, шушы нисбәттән, юл күрсәткечнең әһәмияте зур.

“Без автомобильдә сәяхәт итүчегә берни дә тәкъдим итә алмый идек. Хәзер безнең шушы китабыбыз бар. Хәзер исә, безгә автомобильдә сәяхәт итүче турист керсә, аның кулына тоттырырлык буклетыбыз бар, анда кайда һәм ничек барып булуы аңлатылган”, - дип белдерде Наталья Абрамович. Әйтергә кирәк, теге яки бу шәһәрдә тамак ялгап алырга уйлаган турист та югалып калмаячак: китапта кафе, рестораннар да күрсәтелгән. Кесә калынлыгына карап, турист ашарга кая керәсен үзе сайлый, буклетта күрсәтелгән туклану нокталарында уртача чек бәясе дә бирелгән. Автойортларда сәяхәтчеләргә тукталыш урыннары турында мәгълүмат бирелә.

Хәзерге вакытта юл күрсәткеч рус телендә генә чыгарыла, киләчәктә аны инглиз теленә тәрҗемә итү планлаштырыла. Әлегә эчтәлеге ягыннан китапка Россия күләмендә тиңнәр юк.

Автогид бушлай туристик-мәгълүмат үзәкләрендә һәм ТР эчке һәм тышкы туризм агентлыгында таратыла. Аны карау яки үзеңә күчереп алу өчен, ТР туризм үсеше үзәге , ТР туризм буенча дәүләт комитеты һәм “Караванерлар лигасы” сайтларына керү җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International