ТРның Заманча сәнгать галереясы җәяүле экскурсияләр тәкъдим итә

2014 елның 29 июле, сишәмбе

ТРның Заманча сәнгать галереясы июль-октябрь айларында җәяүле мәдәни-белем бирү экскурсиясе тәкъдим итә. Экскурсия галерея бинасы яныннан башлана (Казан, К. Маркс урамы, 64) һәм В. И. Суриков исемендәге МГАХИның Казандагы филиалы (Казанның элеккеге сәнгать мәктәбе) — Карл Маркс урамы ( элек Грузинская урамы) —Ирек мәйданы (элеккеге Театральная урамы) — Черек күл — Кремль урамы (элек Воскресенская урамы) — Казан федераль (элек Император исемендәге) университет маршруты буенча бара.

Экскурсия барышында Казан шәһәрендә XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында иҗат иткән рәссамнар, шул чорда яшәгән фән һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар, хәйрияче сәүдәгәрләр, биналарны төзегән архитекторлар, ул биналарда яшәгән кешеләр, мәдәни чаралар турында белергә мөмкин.

Экскурсияләр сишәмбе иртәнге 10да һәм җомга 12дә уза. Экскурсия вакыты — 2 сәгать.

Шулай ук танылган мәдәният хезмәткәрләре, рәссамнар, Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышлары геройлары җирләнгән Арча кыры зираты, Г. Тукай йөргән урыннар буенча да җәяүле экскурсияләр оештырыла. “Казань православная” эккурсиясе вакытында башкаланың православия чиркәүләрен, зиратларын, монастырьларын күрергә мөмкин. Ул автобуста үтә.

Җәяүле экскурсиягә 236-69-31, 5678-0-43 телефон номеры буенча алдан язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International