27-30 июль көннәрендә Болгар тарихи-архиологик музей-тыюлыгында “Түгәрәк уен” VII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале була

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

27-30 июль көннәрендә Болгар тарихи-архиологик музей-тыюлыгында “Түгәрәк уен” VII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале була. Ул “Казан — Төрки дөньяның мәдәни башкаласы” проекты кысаларында оештырыла. Анда Россиянең 17 төбәгеннән: Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия, Мордовия республикаларыннан, Кемерово, Свордловск, Самара, Сарытау, Әстерхан, Ульяновск, Төмән, Чиләбе, Омск, Түбән Новгород, Киров, Оренбург өлкәләреннән, Пермь краеннан 550 катнашучы килергә теләк белдергән.

“Түгәрәк уен” фестивале беренче тапкыр 2008нче елда Ульяновск өлкәсендә оештырылган, шуннан соң ул Төмән, Свердловск, Пермь, Самара һәм узган ел Казанда уздырылган.

“Болгар җирен без очраклы гына сайламадык. Болгар җиренә барып кайту, татарларда элек-электән бер савап алу, чистарыну итеп кабул ителгән. Этник төркемнәребез, былтыр Болгар шәһәренә экскурсия оештырыгыз әле, дип бик сораганнар иде, - диде Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзия Җәүһәрова ТР Мәдәният министрлыгында бүген узган матбугат конференциясендә. - Безнең максатыбыз ислам дине һәм милли мәдәниятнең бер-берсенә ничек берегеп, тыгыз бәйләнештә икәнен күрсәтү”.

Фестивальнең ачылышы Рамазан аеның соңгы көненә махсус туры китерелгән. Болгар тарихи-архиологик музей-тыюлыгында урнашкан Ак мәчет каршында программа, катнашучылар өчен ифтар, ә Гает көнне “Ураза гаете” дип аталган махсус программа каралган.

Фәнзия Җәүһәрова әйтеп үткәнчә, фестивальнең төп үзенчәлеге — төбәкнең фольклорын һәм диалектын башка татарларга да күрсәтү, ягъни Россиянең төрле почмакларыннан җыелган татарлар бу фестивальдә үз төбәкләренә хас үзенчәлекле телдә җырлаячак, үзләренә генә хас биюләр башкарачак. Чараның ачылыш һәм ябылыш тантаналары гына рус һәм татар телләрендә барасы, ә барлык программалар, чыгышлар да татарча гына булачак. Бу шулай ук фестивальнең бер аерымлыгы, ди оештыручылар.

550 катнашучыларның иң өлкәне Нурия Садыйковага 86 яшь − ул Мардовия якларыннан, иң яшь катнашучы исә Ульяновск төбәгеннән киләчәк: аңа бары 8 яшь кенә. Халык сәнгате бәйрәмендә 10-14 яшьлек 48 бала катнашыр дип көтелә. Аларга махсус номинация булдырылган. Гомумән, катнашучыларның осталыкларын 8 номинациядә билгелиячәкләр. “Фестиваль яшьләрне үзенә бик җәлеп итә башлады һәм катнашучыларның 50%ын алар тәшкил итә. Бездә дискотекалар оештырылмый, әмма яшьләр кичке уенны бик яратып кабул итә”, - ди Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International