Зөя утрау-шәһәрчегенә кадәр яңа туристик маршрут ачылды

2014 елның 8 июле, сишәмбе

Зөягә кадәр яңа туризм маршруты ачылды. Хәзер Татарстан халкы һәм кунаклары утрау-шәһәрчеккә җир өсте транспорты белән генә түгел, ә су юлы белән дә бара ала.

Хәзер утрау-шәһәрчеккә ике махсус теплоходта: ике катлы "Адмирал"да (150 кешелек) һәм "Мәскәү" теплоходында (220 кешелек) барып була.

Казан елга портыннан Зөягә кадәр гомуми вакыт - 2,5 сәгать.

Бу маршурт белән баручы туристлар Зөядә 4 сәгать була, ләкин беренче рейс күрсәткәнчә, утрау-шәһәрчекнең барлык истәлекле урыннарын карап чыгу өчен, бу вакытта та җитми.

Моннан тыш, бүген утрау-шәһәрчектә "Зөя Гражданнар сугышында" күргәзмәсе презентациясе булды, ул 30 нчы ноябрьгә кадәр эшләячәк. Ул ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе, ТР Милли архивы тарафыннан уздырыла.

Бүген утрау-шәһәрчектә "Остров Буян" тарихи фехтование буенча традицион турнир уза.

Зөягә кадәр туризм маршруты сентябрь ахырына кадәр тормышка ашырылачак. Маршрутның срогын да озайтулары ихтимал. "Рейслар, аларга ихтыяҗ булганчы, дәвам итәчәк", - диде Туризм буенча ТР Дәүләт комитетының туризм индустриясен үстерү бүлеге башлыгы Артур Габдрәшитов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International