Казанда “Kinematic Shorts” кыскаметражлы фильмнар фестивале старт ала

2014 елның 8 июле, сишәмбе
10-сыннан алып 17-нче июльгә кадәр “Мир” кинотеатрында “Kinematic Shorts” кыскаметражлы фильмнар фестивале үтәчәк. Програмага Европа һәм АКШ илләренең дә фильмнары кертелгән.

Программага жанр ягыннан күптөрле характерга ия: җиде фильм арасында нуар һәм экзистенциаль драма да, комедия һәм мелодрама да бар – барлык фильмнар да тамашачыларны ахырга кадәр киеренке рухта тотачаклар. Әлеге тасмаларның геройлары гел эзләнүдә: мәхәббәт (“97%”), ярдәм (“С днем Р.”), велосипедлар (“Велосипедист”), тормыш мәгънәсен ("Молитва”), әмма соңгы мизгелдә - алар үз-үзләрен табарга телиләр.

Режиссерлар тарафыннан сөйләнелгән вакыйгалар үзләренең көтелмәгән серлелекләре, абсурд сюжет борылышлары белән киеренке халәттә тота, дип хәбәр итә кинотеатрның матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International