“Казан – Римини – Казан” туры авиарейсы ачыла

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
14-нче июньнән Әдрән диңгез буенда урнашкан Италиянең эре курорт зонасы Римини шәһәренә Казаннан туры авиарейслар белән очып булачак.
Риминига кадәр туры рейс ачылуы турында KZN.RU порталына “Казан” халыкара аэропортының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Әлеге рейска билетларны турыдан-туры алып булмый, ә бары тик туроператорлар аркылы турпакетта гына алырга мөмкин.

Рейсны ачу 14-нче июньдә булыр дип планлаштырыла. Ул шимбә көннәрендә сезон дәвамында гамәлдә булачак, ягъни 5-нче октябрьгә кадәр. Очуны “Оренбург авиалинияләре” тәэмин итәчәк.

Казанның бер туристлык агентыкларында хәбәр иткәнчә, Италия казанлылар арасында бик популяр туристик юнәлеш булып санала, шуңа да Татарстан башкаласыннан Римини шәһәренә туры оча торган турлар да популяр булачак.

Исегезгә төшерәбез, 2014 елда Италия һәм Россиядә туризм елы итеп игълан ителде. Аның кысаларында Казанга кагылышлы күпләгән чаралар да үтә. Әйтик, май аенда Италиядәге ЮНЕСКО объектларына багышланган фотокүргәзмә ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International