Журналистлар КФУ Физика институтының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә булды, ул ТР Яшел Үзән районының Октябрьский (Обсерватория) бистәсендә урнашкан.
Обсерватория директоры Юрий Нефедьев сөйләгәнчә, ул Россиядә бердәнбер гамәлдәге университет обсерваториясе булып тора. Тагын бер обсерватория КФУ территориясендә бар, ләкин ул эшләми, анда астрономия һәм геодезия кафедрасы урнашкан.
В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе 1901 нче елда дусты – рус астрономы Василий Энгельгардт калдырган акчаларга Дмитрий Дубяго тарафыннан салынган. Ул обсерваториягә ул вакытта Европада иң яхшы булган үз җиһазын биргән. Шулай ук обсерваториянең счетына зур суммада акча салган. Ләкин бу акчалар Октябрь революциясеннән соң тартып алынган.
“Василий Энгельгардт безгә шундый бүләкләр ясады. Ул Потемкинның туганы булган, һәм аңа акчалар мирас буларак килгән. Обсерватория Потемкин акчаларына төзелгән дип әйтеп була”, - диде Юрий Нефедьев.
Иң элек журналистларга курганда урнашкан Византия стилендәге төрбәне күрсәттеләр. Төрбәдә обсерваториягә нигез салучы Дмитрий Дубяго җирләнгән, ул 1899-1905 нче елларда Казан император университеты ректоры булган. Шулай ук монда Василий Энгельгардт кабере өчен урын каралган. Хәзер Дрезденннан аның мәетен күчерү турында сөйләшүләр алып барыла.
Журналистлар китапханә бинасында да булдылар, монда уку классында туристлар һәм мәктәп укучылары өчен лекцияләр уза, слайдлар күрсәтелә. Шулай ук монда КФУ астрономия һәм геодезия кафедрасы студентлары килә. Җәй көне студентлар обсерваториядә практика уза.
Обсерватория территориясендә метеорология полигоны, 12 телескоп һәм планетарий бар. Астропарк төзелә.
ММЧ вәкилләрендә кояш сәгате аеруча кызыксыну уятты, ул латин саннары төшерелгән плитадан тора. Сәгать Юрий Нефедьев проекты буенча 2009 нчы елда ясалган. Анда зодиак тамгалары урнашкан, һәм экскурсоводлар аларга бәйле күренешләр турында сөйли. Моннан тыш, сәгатьтә обсерваториянең диңгез өстеннән 92 м биеклектә урнашканлыгы күрсәтелгән.
Журналистлар астрономия музеенда да булдылар. Монда элеккеге телескопларны, фотосурәтләрне, Василий Энгельгардтның шәхси әйберләрен күреп була. Обсерваториянең фәнни хезмәткәре - Дмитрий Дубягоның оныгы Инга Дубяго ике галимнең дуслыгы турында сөйләде.
Обсерваториягә үз транспортың белән генә барып була. Учреждение хезмәткәрләре теләге булганнардан телефон аша гаризалар кабул итә һәм үзләре төркемнәр оештыра. Кунакларга йолдызларны күрсәтү вакыты һәр көнне үзгәрә. Җәй көне 22.00-00.00 сәгать иң яхшы вакыт дип исәпләнелә.