Казанда танылган фотограф Юрий Филимоновның шәхси күргәзмәсе ачылды. Егерме елдан артык Юрий Филимонов “Идел-пресс” нәшриятында эшләгән, фотокалендарьләр, открыткалар, фотокитаплар һәм фотоальбомнар нәшер итү белән шөгыльләнгән. Быел 29 июльдә аңа 73 ел тула. “Хәзинә” галереясенә күргәзмә ачылышына фотографның иҗатташ дуслары һәм озак еллар хезмәттәшлек иткән матбугат чаралары вәкилләре җыелды.
Әлеге күргәзмә Юрий Филимоновның ниндидер юбилей датасына бәйле түгел. Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее фотографка табигать күренешләре сурәтләнгән хезмәтләрен бер мәйданга тупларга тәкъдим иткән. Чөнки Юрий Филимонов иҗатында нәкъ менә алтын көзнең сагышлы кояшын, салкын кышның пакълыгын, ямьле җәйнең томанлы иртәләрен тасвирлаган гаҗәеп күренешләр төп урынны биләп тора. Дәүләт сынлы сәнгать музеенда исә күренекле нәкышчыларның – табигать күренешләре осталарының бик күп хезмәтләре саклана. Мәсәлән, 29 майда “Хәзинә”дә рәссам Кондрат Максимовның 120 еллыгына багышлап, бу нәкышчының табигать күренешләре һәм натюрмортлары күргәзмәгә куела.
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева Юрий Филимоновка да үз фотоархивындагы натюрмортларны һәм туган як табигате күренешләрен киң катлам җәмәгатьчелеккә күрсәтергә сорап мөрәҗәгать иткән.
– Юрий Филимонов – Татарстанның фотография сәнгате тарихында классик авторларның берсе. Табигать күренешләре сынлы сәнгатьтә генә түгел, фотографиядә дә була, һәм ул чын-чынлап сәнгать әсәре дип аталырга лаек. Юрий Филимоновның Татарстан табигатен сурәтләгән фотохезмәтләре безнең өчен бик кадерле. Аларның күбесе республиканың визит карточкасына әйләнде. Мин, гомумән, аңа һәм Казанның башка фотографларына Сынлы сәнгать музее белән һәрвакыт тыгыз хезмәттәшлектә яшәүләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Безнең фондлардагы күп кенә сынлы сәнгать әсәрләре шушы осталар тарафыннан фотографиягә төшерелә, – дип сөйләде күргәзмә ачылышында Розалия Нургалиева.
Шулай ук ачылыш тантанасында Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, филология фәннәре докторы Наил Вәлиев, Татарстанның халык рәссамы Фәридә Хасьянова, “Казан” журналы баш мөхәррире Юрий Балашов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фотограф Фәрит Гобәев һәм башка фоторәссамнар чыгыш ясады. Юрий Филимоновның сәяхәт итәргә яратуы, тормыштагы активлыгы, һәрвакыт уңай фикер йөртә белүе турында әйтелде. Ә кызы Вероника балачактагы күңелле хатирәләрен яңартты.
Фотограф үзе дә сүз алып, “Хәзинә” галереясе кебек матур залда күргәзмә оештырулары өчен Дәүләт сынлы сәнгать музее җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.
– Табигать күренешләрен төшерү һич тә җиңел түгел. Минем архивта Татарстаннан тыш, Россиянең башка төбәкләрендәге гаҗәеп табигать күренешләрен сурәтләгән хезмәтләр дә бихисап, – дип хәбәр итте Юрий Филимонов. Бу уңайдан иҗатташ дуслары аның фотографияләреннән альбом төзеп бастыру мөһимлеген ассызыклады. Аларның сүзләренчә, фотографның Таймыр, Чукотка, Байкал, Төньяк Урал, Себер, Карелия якларыннан төшереп алып кайткан үзенчәлекле хезмәтләре бар.
Юрий Филимонов Казанда заманча фотография башында торган кеше. 1979 елда ул химия-технология техникумын тәмамлаган, уку чорында ук Спорт авиациясе тәҗрибә-конструкторлык бюросының кино-фотолабораториясен җитәкләгән. 1988 елдан – Россия Журналистлар берлеге, 1992 елдан Россиянең Фоторәссамнар берлеге әгъзасы.
1969-1975 елларда Казанда беренче оешкан “Волга” фотоклубы эшчәнлегендә катнаша. 1975 елда әлеге фотоклубтан Юрий Филимонов кебек иҗади яктан җитлеккән профессиональ фотографлар аерылып чыгып, “Тасма” фотоклубын төзи.
Фотограф КПССның Татар обкомы нәшриятында (хәзерге “Идел-пресс”) эшләгән чорда “Татарстан шәһәрләре” (1982), “ТАССР Сынлы сәнгать музее тупланмаларыннан” (1990), “Зөя утравы” (1991), “Туган шәһәрем Казан” (1997), “Татарстан” (2001, 2002), “Казан” (2003) һәм башка дистәләгән календарьнең авторы була. “Татар кухнясы” (1985), “Заманча татар кухнясы” (1997) кебек берничә альбом өчен фотографияләр әзерли. Моннан тыш ул “Казан утлары” “Азат хатын”, “Ялкын” журналларында, “Вечерняя Казань”, “Советская Татария”, “Социалистик Татарстан” (һ.б.) газеталарында фотокорреспондент булып эшли.
Юрий Филимонов үзенең иҗатында фольклор темасына да зур игътибар бирә: авыл көнкүрешен, авыл кешеләрен, халык бәйрәмнәрен фотога төшереп, аларны тарихта калдыра.
Фотограф 1973 еллардан шәһәр, республика, Россия һәм Халыкара фотокүргәзмәләрдә катнашып килә. “Хәзинә” галереясендә аның 48 фотографиясе игътибарга тәкъдим ителде. Күргәзмә 27 июльгә кадәр дәвам итәчәк.