Казан музыкаль аһәңнәр кочагында

2014 елның 1 июне, якшәмбе

Бүген Казанда «Музыка әйләнә-тирәбездә» I Бөтенроссия классик музыка яшьләр фестивале старт ала. Әлеге уңайдан башкалабызның өч мәйданында фортепиано (Петербург, Ирек мәйданы һәм КФУның төп бинасы каршында) куелды.


Казан урамнарында оештырылган акция вакытында, музыка өлкәсендә төп уен коралларыннан саналган фортепианода теләгән һәркем уный ала.Шул рәвешле “Музыка әйләнә-тирәбездә” фестивален оештыручылар шәһәрдәшләребезнең музыкаль сәләтләрен барлый. Иң талантлыларны 1 июнь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак фестивальнең тантаналы ябылышында бүләклиячәкләр.

Бу көннәрдә Казанда классик музыка гадәти кысалардан, ягъни заллардан чыгып, шәһәр урамнарында яңгыраш ала. Мәгълүм булганча, фестиваль 1 июньгә кадәр Казанда һәм Зөя утрау-шәһәрендә дәвам итәчәк. Классик музыка проектының сәнгать җитәкчесе Данияр Соколов белдергәнчә, башкалабызда мондый фестиваль оештыру теләге Универсиададан соң барлыкка килгән. “Европа шәһәрләре дәрәҗәсенә җиткән Казаныбызны музыкаль яктан да бөтен дөньяга танытасы килә. Төрле илләрдән коллегаларымны бирегә җыеп, ачык Татарстанның төрле гүзәл урыннарында җитди аһәңнәрне яңаратасы иде. Беренче фестивальдә без Зөя утравын сайладык. Гаҗәеп гүзәл, тарихи урын бит. Табигате үк музыкантларга дәрт биреп торачак. Классик музыка яшьләр фестивалендә Татарстанның иң шәп композитор әсәрләрен сайладык. Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Рәстәм Яхин һ.б. татар көйязарларның музыкасы читтән килгән музыкантларда да соклану уята”, - ди Казан пианисты Данияр.


Фестивальнең тантаналы ачылышында: Дарья Зыкова (Зур театр солисты, халыкара конкурслар лауреаты); Андрей Коробейников (фортепиано, халыкара конкурслар лауреаты); Мәскәү консерваториясе фортепиано триосы (халыкара конкурслар лауреаты): Александр Шайкин (фортепиано), Александр Майборода (скрипка), Федор Землеруб (виолончель); Данияр Соколов (пианист, халыкара конкурслар лауреаты) ишетергә мөмкин булачак.

Фестивальдә барлыгы 34 кеше катнашыр дип көтелә. Алар барысыда консерватория студентлары. Россиянең ерак төбәкләреннән, шулай ук Киев, Кытай да килүчеләр бар. Казанда һәм Свияжск утрау-шәһәрендә 30 майдан 1 июньгә кадәр «Музыка әйләнә-тирәбездә» I Бөтенроссия классик музыка яшьләр фестивалендә «Фортепиано», «Кыллы уен кораллары», «Тынлы уен кораллары», «Академик башкару» и «Камера ансамбле» номинацияләре буенча үз осталыкларын күрсәтәләр.Төркиянең “Мерсин” опера һәм балет театрының директоры Эрдоган Шанал фестивальнең шәрәфле кунагы.

Классик музыка яшьләр фестивале Татарстан Республикасы Беренче Президенты һәм Дәүләт киңәшчесе М.Ш.Шәймиев, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән оештырыла.

Фестиваль программасында С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында танылган музыкантлар осталык дәресләре дә уздырачак. 30 майда - Илья Дербилов (Санкт-Петербург), Мурад Аннамамедов (Ярославль), 1 июньдә - Әлфия Бурнашева (Казан), Марко Боэми (дирижер, Италия) дәресләре булачак.

Санкт-Петербургтан килгән дирижер Илья Дербиев Татарстанда яшь музыкантларга зур игътибар бирелүен ассызыклый. “Мәдәни алгарыш бусагасында торабыз. Без музыкантлар чит илләрдә еш чыгыш ясыйбыз, әмма Россия киңлекләрендә, туган җиребездә сирәгрәк халык каршына чыгабыз. Казанда оештырылган бу проект үз илебездә дә рәхмәтле тыңлаучылар , гүзәл табигатьле урыннар барлыгына инандыра. Киләчәктә дә җитди музыка тормышыбызда киң урын алып торсын. Мондый башлангычның һичшиксез дәвамы булырга тиеш!”- ди И.Дербиев.

31 майда 10 сәгатьтән алып 20 сәгатькә кадәр яшьләр фестивале Зөядә дәвам итә.1 июнь көнне 17 сәгатьтә фестивальнең ябылу тантанасы. Анда Рэм Урасин (фортепиано, халыкара конкурслар лауреаты) и фестивальнең иң яхшы катнашучылары чыгышлары булачак.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International