Татарстаннан 8 туроператор 2026-2027 елларда Иранга визасыз турлар оештыру хокукына ия булды

2026 елның 23 июне, сишәмбе

Төркемле туристлык сәфәрләре өчен визасыз режимны күздә тоткан Рәсәй һәм Иран арасында хөкүмәтара килешү кысаларында Татарстанның 8 туроператоры 2026 елдан 2027 елга кадәр шундый турлар оештыруга рөхсәт алды.

турлар оештыруга рөхсәт алды. Рәсәйнең Икътисади үсеш министрлыгы гадиләштерелгән виза режимы буенча Иранга төркемле сәфәрләр оештыру хокукына ия туроператорлар исемлеген бастырды. Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты әлеге килешүне гамәлгә ашыруда координацияләү органы ролендә чыгыш ясады.

Исемлеккә керделәр:

- Казан-Тур сәяхәтләр бюросы;

- Лидер Казан;

- Персона Грата ;

- Скайлэнд Трэвел;

- Туристлык-мәгълүмат үзәге;

- Казан Туристик;

- Азурит;

- Казан 360.

Хөкүмәтара визасыз килешү туристлык төркемнәренә илләр арасында шәхси визалар рәсмиләштермичә генә сәфәр кылырга мөмкинлек бирә. Моның өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:

- төркем составы: 5 тән 50 кешегә кадәр;

- булу вакыты: туристлар билгеләнгән илдә 15 көнгә кадәр була ала;

- сәфәрне РФ Икътисадый үсеш министрлыгы раслаган исемлеккә кертелгән туроператорларның берсе оештырырга тиеш.

Килешүне гамәлгә ашыру механизмы турында тулырак мәгълүмат Рәсәй Икътисадый үсеш министрлыгы сайтында «Халыкара туризм» бүлегендә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International