Татарстан халкын һәм кунакларын республиканың эре шәһәрләре арасында сәяхәт итүнең яңа уңайлы ысулы көтә. 2026 елның 1 маеннан “Татарстан Республикасы флоты” Кама буенча даими пассажирлар йөрешен яңарта.
2026 елның 1 маеннан “Татарстан Республикасы флоты” АҖ Казан - Яр Чаллы маршруты буенча даими пассажир рейсларын башлап җибәрә.
Навигация барышында суднолар атна саен җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк. Юлда теплоходлар пассажирларны утырту һәм төшерү өчен Кама Тамагында, Чистайда, Алабугада һәм Түбән Камада тукталышлар ясаячак. Сәяхәткә Казаннан да, Яр Чаллыдан да теләсә кайсы тукталышта чыгарга мөмкин.
Бортта пассажирлар өчен буфет булачак. Билетларны онлайн рәвештә “Татарстан Республикасы флоты” компаниясенең рәсми сайтында https://флот-рт.рф/ Казан елга порты кассаларында яки турыдан-туры суднода алырга мөмкин.
Яңа маршрут, Татарстан халкына һәм кунакларына автомобиль сәфәрләренә уңайлы альтернатива тәкъдим итеп, республика шәһәрләре арасында транспорт үтемлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
Яңа елга маршрутлары барлыкка килү “Туризм һәм кунакчыллык” милли проектының ил буйлап сәяхәт иткәндә Рәсәй гражданнары өчен уңайлы шартлар тудыру бурычын хәл итүгә ярдәм итә.