Казаннан Рас-Эль-Хаймага яңа даими рейслар җибәрү туристларга ике мәдәниятнең байлыгын ачачак

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Air Arabia, Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африканың иң эре лоукостеры, Казаннан Рас-эль-Хаймага даими рейслар җибәрә. Пассажирларны Airbus A320 ярдәмендә уңайлы очышлар көтә.

Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африканың иң эре лоукостеры – Air Arabia авиакомпаниясе 31 октябрьдә Казан – Рас-эль-Хайма, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре маршруты буенча турыдан-туры даими рейсларны башлап җибәрде. Очышлар атна саен җомга көннәрендә заманча Airbus A320 самолетларында башкарыла.

Бу яңа рейс тарихи мирас белән кызыксынучы туристларга мөмкинлекләр ача. Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүче дүрт объект бар, шул ук вакытта Рас-эль-Хаймада дүрт һәйкәл аның беренчел исемлегендә. Хәзер ике ил туристларының бу халыкара әһәмияттәге һәйкәлләрне карарга һәм чагыштырырга уникаль мөмкинлеге бар.

Маршрутны эшләтеп җибәрү Россия базарында авиакомпаниянең булуын ныгытып кына калмый, ә мәдәни алмашу һәм үзара туризмны үстерү өчен ныклы күперләр дә төзи.

Белешмә.

Air Arabia – заманча флотка ия халыкара авиакомпания. Аның нигезен ике типтагы һава суднолары тәшкил итә: 74 Airbus A320 лайнеры һәм 9 Airbus A321 Neo LR очкычы. Авиакомпания БГӘ, Марокко һәм Мисырда урнашкан биш төп хабтан очышлар башкара. Air Arabia маршрут челтәре киң һәм Россия Федерациясенең 7 шәһәренә: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Екатеринбург, Самара, Уфага рейсларны да кертеп, Якын Көнчыгышта, Төньяк Африкада, Азиядә һәм Европада 220 дән артык юнәлешне колачлый. Тулырак мәгълүматны авиакомпаниянең рәсми сайтында карарга мөмкин: www.airarabia.com.

Маршрут челтәрен киңәйтү Татарстан Республикасына пассажирлар агымы үсешенә уңай йогынты ясаячак һәм «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында туристлык өлкәсен үстерүгә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International