Мәскәүдә туризм тармагына инвесторларның эшлекле очрашуында ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Казан марина» масштаблы проектын — 300 яхтага исәпләнгән Идел буендагы беренче тулы цикллы маринаны тәкъдим итте.
Мәскәүдә «Туризм.РФ» корпорациясе тарафыннан оештырылган туризм тармагына инвесторлар клубының эшлекле очрашуы узды. Чарада туризм өлкәсендәге инвестицион проектларны гамәлгә ашыручы әйдәп баручы эшкуарлар, регионнар, тармак берләшмәләре, банклар, хакимият органнары һәм үсеш институтлары вәкилләре катнашты.
Очрашуда катнашучыларны «Туризм.РФ» корпорациясе генераль директоры Сергей Суханов, Cosmos Hotel Group президенты Александр Биба һәм «Абрау-Дюрсо» генераль директоры Елена Зарицкая сәламләде. Дискуссияләр кысаларында тармак үсешенең төп мәсьәләләре: күчемсез милек һәм инвестицияләр базарындагы вәзгыять, кадрлар белән тәэмин итү, яңа шартларда кунакханә операторларын сайлау, шулай ук гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алыштылар.
Вакыйганың үзәк өлеше «Туризм.РФ» ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларның питч-сессиясе булды. Барлыгы 500 миллиард сумнан артыграк суммага 100дән артык инвестиция лоты тәкъдим ителде. Төп проектлар арасында – Алтай краенда «Белокуриха горная», Иркутск өлкәсендә «Байкальская слобода», Сахалинда «Долина Айна» һәм Новгород өлкәсендә «Русич» курорт-сәламәтләндерү комплексы.
Сессиядә «Казан марина» проектына аерым игътибар бирелде, аны Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов тәкъдим итте.
«Казан марина» – Иделдә шундый масштабтагы беренче проект, ул 300 яхтага тулы цикллы маринаны үз эченә ала. Уникаль туристлык территориясе Евразиядә иң зур Куйбышев сусаклагычы ярында урнашкан. Транспорт белән барып җитү аның төп өстенлекләренең берсе: Казаннан нибары 1 сәгатьлек юл.
Гомуми бәясе 29,4 млрд сум булган проект 72 гектар территорияне били. «Казан марина» инфраструктурасы түбәндәгеләрне үз эченә алачак:
Партнерларны җәлеп итү өчен территория 9 инвестицион лотка бүленгән.
Белешмә.
РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кушуы буенча төзелгән «Туризм.РФ» корпорациясе инвесторларга «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында дәүләт ярдәме чараларыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итә.