2025 елның 30 июненнән Россиягә визасыз илләр гражданнары өчен керү шактый җиңеләйде. RuID яңа мобиль кушымтасы ярдәмендә документларны рәсмиләштерү процессын, гариза бирүдән алып QR-код алуга кадәр, берничә минут эчендә онлай узарга мөмкин булачак.
2025 елның июнь ахырыннан Россиягә визасыз килүче чит ил гражданнары ruID яңа мобиль кушымтасы аша керү документларын рәсмиләштерә ала. Сервис цифрлы профиль төзергә, керү мөмкинлеген тикшерергә һәм чикне гадиләштерелгән узу өчен QR-код алырга мөмкинлек бирәчәк. Аннары 10 көн эчендә https://map.gosuslugi.ru/?layer=co&filter=reg,cfm банкларының берсенә барырга һәм үз биометрияңне расларга кирәк. Банклар исемлеге верификациядән соң чыга.
Кушымта таҗик, кыргыз, әрмән, үзбәк, казах, инглиз һәм рус телләрендә бар.
Белешмә:
Чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның Россия Федерациясенә керү һәм Россия Федерациясеннән чыгу кагыйдәләрен һәм шартларын сынау буенча мобиль кушымта Хөкүмәтнең 2024 елның 7 ноябрендәге 1510 номерлы карары нигезендә үткәрелә торган эксперимент кысаларында эшли башлый.
Сәфәр алдыннан кулланучыга ruID йөкләп алырга (RuStore, Google Play, AppGallery һәм App Store аша), үз чит ил паспорты мәгълүматларын күрсәтеп теркәлергә һәм керү өчен гариза тутырырга кирәк. Моны чикне кичәргә ким дигәндә 72 сәгать кала эшләргә киңәш ителә, әмма ашыгыч очракларда (мәсәлән, ашыгыч дәвалау яки җирләү) таләпне 4 сәгать алдан бирергә мөмкин
Мәгълүматларны тикшергәннән соң кушымтада QR-код барлыкка киләчәк, аны паспорт белән бергә чиктә һәм Россиядә булганда күрсәтергә кирәк булачак. Әгәр кушымтага кереп булмаса, гаризаны Дәүләт хезмәтләре аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Өстәмә мөмкинлекләр
Мөһим:
Яңалык турында тулырак мәгълүматны Дәүләт хезмәтләрендә белергә яки VK һәм Rutube инструкцияне карарга мөмкин.
«ruID», сәфәрне планлаштырудан алып илдә булуга кадәр, Россиягә керүне уңайлырак итәргә тиеш.