Татарстанда актив ял итү мөмкинлекләрен киңәйтәләр. «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты ярдәмендә Әлмәт, Бөгелмә һәм Зәй районнарында, чаңгы һәм сноубордлардан алып пейнтбол һәм атта йөрү өчен кирәк-яракларга кадәр, прокат үзәкләре һәм ял базалары инвентарьларын яңарттылар.
«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Әлмәт, Бөгелмә һәм Зәй районнары өчен конкурста җиңүчеләр кунакларның актив ялын оештыру өчен өстәмә спорт җиһазлары сатып алдылар.
Әлмәт районындагы «Ян» тау чаңгысы комплексы һәм «Трамплин» прокат үзәге спорт җиһазлары паркын яңарттылар. Хәзер кунаклар заманча сноубордларны, чаңгыларны, махсус ботинкаларны һәм тимераякларны арендага ала ала. Бу җайланма 2024-2025 елларның кышында кулланылган инде һәм яңа сезонда да актив ял яратучылар өчен мөмкин булачак.
Әлмәт районының «Спорт прокат» прокат үзәгендә мотоспорт белән куркынычсыз шөгыльләнү өчен кирәкле барлык экипировка һәм өстәмә аксессуарлар тәкъдим ителә, ә «Феникс» прокат үзәгендә пейнтбол сөючеләр, профессиональ маркерлардан алып саклагыч экипировканың тулы комплектына кадәр, уен өчен кирәкле барлык әйберләрне табачаклар.
Бөгелмә районындагы «Новая земля» парк-отеле кунакларга елның теләсә кайсы вакытында актив ял итү өчен җиһазлар тәкъдим итә: җәй көне волейбол өчен инвентарь, сапбордлар һәм кабартыла торган көймәләр бар, кыш көне кунаклар фигуралы һәм хоккей тимераякларын прокатка ала ала.
Зәй районының «Федотово» спорт-эшлекле комплексында кунаклар атта йөрү өчен амунициядән файдаланып, уңайлы һәм имин атларда йөри алалар.
Фото: «Новая земля» парк-отеле