Татарстан «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектын уңышлы гамәлгә ашырып, 2021 елдан 2024 елга кадәр 178 проектка 2 млрд сумга якын акча юнәлтте. «Сәяхәт ит!» форумында ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе РФ икътисадый үсеш министры Максим Решетниковка яңа урнаштыру чаралары булдыру, мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен инфраструктураны җайлаштыру һәм дистәләгән мең кунак җыйган эре фестивальләр уздыру турында хисап тотты.
«Сәяхәт ит!» халыкара туристлык форумы кысаларында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Максим Решетниковка «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм «Туристлык һәм кунакчыллык» яңа илкүләм проектын гамәлгә ашыру планнары турында доклад тәкъдим итте.
2021 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда гомуми суммасы 2 миллиард сумга якын 175 туристик проект гамәлгә ашырылган, шуларның 1 523,6 миллионы – федераль финанслау, ә 445,9 миллионы – республика бюджеты акчалары. Бу инвестицияләр яңа урнаштыру чаралары булдырырга, шул исәптән шәһәр читендә дә, заманча туристлык җиһазларын сатып алырга, пляжларны төзекләндерергә һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен инфраструктураны җайлаштырырга, шулай ук эре фестивальләр уздырырга мөмкинлек бирде.
2025-2027 елларда илкүләм проект чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, гамәлдәге ярдәм чараларыннан тыш, игътибарны автотуризмны үстерүгә ярдәм итүче проектларга юнәлтү планлаштырыла.
РФ икътисадый үсеш министры Максим Решетников илкүләм проект кысаларында Татарстанның эш нәтиҗәләрен уңай бәяләде, туристлар агымын арттыру һәм төбәк икътисадын ныгыту өчен туристлык инфраструктурасын алга таба үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Искәртеп үтик, Россия Президенты Владимир Путин карары буенча «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты 2025-2030 елларда да дәвам итәчәк.