Омск журналистлары һәм блогерлары төркеме Татарстанга туристлык потенциалын өйрәнү өчен матбугат туры кысаларында килде. Программада: Бөек Болгар, Kol Gali Resort & Spa спа-комплексы, Казанның истәлекле урыннары, «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында ачылган «Пляж» яңа термаль комплексы да керде.
Омскидан 10 журналист һәм блогер төркеме Татарстанга республиканың туристлык потенциалын өйрәнү максатыннан оештырылган матбугат туры кысаларында килде.
Сәяхәт ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән борынгы Болгар шәһәреннән башланды. Кунаклар Ак мәчеттә һәм Болгар цивилизациясе музеенда булып, бу урынның бай тарихы белән таныштылар. Комплекста куелган дөньядагы иң зур Коръәннең берсе аерым тәэсир калдырды. Көн азагы kol Gali Resort & Spa спа-комплексында булды, анда кунаклар ял итә һәм көчләрен торгыза алдылар.
Казанда кунаклар туристлар өчен шәһәрнең төп истәлекле урыннары: Бауманның төп җәяүлеләр урамы, Казан Кремле һәм колоритлы Иске Татар бистәсе белән таныштылар.
Шулай ук алар 2025 елның апрелендә «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында ачылган «Пляж» яңа термаль комплексында булдылар. Кунаклар комплексның функциональлеген бәяләделәр, аның заманча җиһазланышын һәм тәкъдим ителә торган хезмәтләрнең төрлелеген билгеләп үттеләр. Алар фикеренчә, «Пляж» шәһәр кунаклары өчен дә, җирле халык өчен дә бик яхшы җәлеп итү ноктасы булачак.
Инфо-тур Омск өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында туристлык элемтәләрен ныгытачак. Регионнар арасында «Северный ветер» авиакомпаниясе тарафыннан атнага 4 тапкыр тәэмин ителә торган уңайлы авиаэлемтә Татарстанны Омск туристлары өчен кызыклы юнәлеш итә.
Сәфәр нәтиҗәләре буенча Омск журналистлары һәм блогерлары Татарстанның туристлык мөмкинлекләре турында берничә мәкалә һәм репортаж әзерләячәкләр дип көтелә.