Татарстанның 11 туроператоры 2025-2026 елларда Кытайга визасыз төркемле турист сәфәрләрен ясый алачак

2025 елның 2 мае, җомга

2025 елның 1 маеннан гамәлдәге 2000 елның 29 февралендәге Хөкүмәтара килешү кысаларында Россия һәм Кытай арасында визасыз төркемле турист сәфәрләрен оештыра алачак туроператорлар исемлеге расланды.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан 2025-2026 елларда Россия белән Кытай арасында визасыз төркемле туристлык сәфәрләре турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Татарстанның 11 туристлык оешмасы эшчәнлек алып бара алачак исемлек бастырылды.

2025 елның 1 маеннан Татарстаннан 11 туристлык операторы әлеге Килешү кысаларында визасыз туристлар йөрүен оештыру эшенә керешәчәк. Исемлеккә керделәр:

• Буревестник;

• Казань-Тур сәяхәтләр бюросы;

• Вин-Вин Тур;

* ИнтелТур Казан;

• Лидер Казан;

• Татарстан Республикасы Милли музее;

• Пегас Казан;

• Персона Грата;

• Скайлэнд Трэвел;

• Туристлык-мәгълүмат үзәге;

• Фэнси Трэвел.

Килешүне гамәлгә ашыру механизмы турында тулырак мәгълүмат Россия Икътисадый үсеш министрлыгы сайтының «Халыкара туризм» бүлегендә урнаштырылган. (https://www.economy.gov.ru/material/directions/turizm/mezhdunarodnyy_turizm)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International