Visit Tatarstan кунакларга һәм республика халкына кызыклы ял көннәрен планлаштырырга ярдәм итү өчен Татарстан буенча юл күрсәткечен әзерләде. Юл күрсәткечендә истәлекле урыннар, чаралар, маршрутлар, ял итү вариантлары, татар ашлары һәм бәйрәм көннәрендә актуаль афиша турында мәгълүмат бар.
Озак ял көннәре алдыннан Visit Tatarstan редакциясе Татарстанда ял итү өчен идеяләр тулы махсус юл күрсәткече әзерләгән. Яңа юл күрсәткече республика кунаклары өчен дә, бәйрәм көннәрен кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга теләүчеләр өчен дә алыштыргысыз ярдәмче булачак.
Юл күрсәткече Казанга һәм Татарстанның башка кызыклы урыннарына ничек барып җитү турында җентекле мәгълүмат бирә, Казанның һәм аның тирә-ягының төп истәлекле урыннарына күзәтүләр, бәйрәм көннәрендә үткәрелә торган чараларның актуаль афишасын, республика районнары буенча уникаль маршрутлы юл күрсәткечләрен, табигатьтә һәм шәһәрдә ял итү идеяләрен үз эченә ала, шулай ук мул татар милли ашлары белән таныштыра. Ул идеаль маршрут төзергә һәм республика башкаласы белән генә чикләнмәскә ярдәм итәчәк.
Юл күрсәткече Visit Tatarstan порталында:https://visit-tatarstan.com/guides/tatarstan-manit-na-mayskie/) һәм «Казан һәм Татарстан туристы картасы» мобиль кушымтасында: https://redirect.appmetrica.yandex.com/serve/821846741451039716
Туристлар өчен мәгълүмат ресурсларын үстерү һәм тулыландыру эше «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектының ил буйлап йөрү мөмкинлеген тәэмин итү һәм гражданнарга Россиянең төрле төбәкләрендә ял итү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү бурычларын хәл итүгә ярдәм итә.