Аттестацияләнгән экскурсоводларның рәсми исемлеге билгеле

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Татарстанда төрле телле гид-тәрҗемәчеләрне дә кертеп, 509 экскурсовод аттестацияләнде. 2025 елның 1 мартыннан экскурсоводлар аттестацияләнергә, федераль реестрга кертелергә һәм бейдж булдырылырга тиеш.

Татарстанда аттестацияне 509 экскурсовод алды, шул исәптән татар, инглиз, гарәп, испан, алман, төрек һәм француз телләрен белгән гид-тәрҗемәчеләр.

Татарстан Республикасының аттестацияләнгән экскурсоводлары исемлеге Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты сайтында сылтама буенча бастырып чыгарылды: https://tourism.tatarstan.ru/akkreditovanniy-ekskursovod-v-respublike.htm.

2025 елның 1 мартыннан экскурсоводлар аттестация узган, алар турындагы белешмәләрне аттестацияләнгән экскурсоводларның федераль реестрында  (https://www.economy.gov.ru/material/ directions/turizm/reestry_turizm/reestr_ekskursovodov_i_gidov_perevodchikov/) чагылдырган очракта гына һәм үзе белән Россия Федерациясе субъектының туризм өлкәсендәге дәүләт хакимияте органы тарафыннан бирелгән тиешле үрнәктәге бейджның булуы очрагында гына хезмәт күрсәтергә хокуклы.

Татарстан Республикасында экскурсоводларны аттестацияләү мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүматны https://tourism.tatarstan.ru/attestatsiya-ekskursovodov-gidov-i-gidov-6532729.htm сайтында карарга мөмкин  һәм (843) 222-90-55 телефоны буенча белешергә була.

Экскурсоводларны һөнәри аттестацияләү «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты бурычларының берсе — яңа квалификацияле кадрлар әзерләүне хәл итәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International