Татарстанның Югары Ослан районы дәүләт ярдәме белән туристлар өчен уңайлырак була бара

2025 елның 28 марты, җомга

Югары Ослан районы эшкуарларның «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектында катнашуы аркасында туристлыкны актив үстерә. Алынган субсидияләр For-rest, Sviyaga glamp, «Сосны» һәм Pioneer Resort Hotel шәһәр яны комплексларында хезмәтләр спектрын шактый киңәйтергә мөмкинлек бирде.

Республиканың Югары Ослан районында ял итү район эшкуарларының «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында субсидияләр алу конкурсында катнашуы һәм өстәмә туристлык инфраструктурасы булдыру нәтиҗәсендә төрлеләнде.

Шәһәр читендәге For-rest клубында кунакларны тукландыруны оештыру өчен кухня зонасы булдырылган, гөмбәзле беседкалар урнаштырылган, модульле мунча, шулай ук килүчеләрнең ялын төрлеләндерү өчен пейнтбол җиһазлары сатып алынган.

Sviyaga glamp глэмпингы территориясендә Идел сукмагы буйлап сәяхәт итүче туристларны кабул итүгә юнәлдерелгән туклану һәм ял итү урыннарын оештыру өчен геогөмбәз урнаштырылган.

«Сосны» глэмпингы өчен саф һавада парлау өчен 7 мунча чаны сатып алынган, ә шәһәр читендәге Pioneer Resort Hotel кунакханәсендә балалар спорт комплексы җиһазландырылган һәм суда гаилә ялы өчен катамараннар сатып алынган.

Югары Ослан районы тарихи һәм мәдәни истәлекле урыннарга бай. Анда XVII гасырда нигез салынган Вознесение Макарьев монастыре урнашкан.  Әдәбият сөючеләргә Печище авылында урнашкан белорус шагыйре Янка Купала музее экспозициясе белән танышу кызык булачак. 

Татарстан кунаклары район турында тулырак мәгълүмат белән Visit Tatarstan порталында таныша ала. https://visit-tatarstan.com/guides/chto-posmotret-nepodaleku-ot-kazani-putevoditel-dlya-lyubiteley-zagorodnykh-puteshestviy/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International