Модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру буенча инвестиция проектларына дәүләт ярдәменә конкурс буенча сайлап алу Россия Федерациясе субъектларыннан алынган гаризалар нигезендә турыдан-туры Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Конкурс уздыру турындагы хәбәрне Министрлык сайтында карарга була.
Конкурс ике этапта уза:
Гаризаларны әзерләүне һәм җибәрүне тизләтергә киңәш итәбез, чөнки иртәрәк бирелгән гаризалар өстенлеклерәк булачак.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты һәр гаризаны кабул иткәннән соң, модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыруга субсидия бирү кагыйдәләрендә билгеләнгән таләпләргә, шулай ук биналарның минималь габаритлары һәм мәйданнары, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә керү мөмкинлеген оештыру, төзелеш материаллары, янгынга каршы һәм өстәмә таләпләргә туры килү-килмәү мәсьәләсенә инвестиция проектына анализ ясалачак. Шуннан соң хупланган гаризалар Россия Икътисадый үсеш министрлыгына җибәреләчәк.
Конкурс сайлап алуы турындагы яңалыкларны, конкурста катнашу турында аңлатмалар белән туры эфирларны ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты телеграм-каналында күзәтеп барыгыз. https://t.me/tourismRT
Документларның формалары Дәүләт комитеты сайтында «Конкурслар, субсидияләр» бүлегендә бастырылды. https://tourism.tatarstan.ru/subsidii-na-sozdanie-modulnih-nekapitalnih-7710869.htm
Телеграммада кайнар линия эшли, анда булган сорауларны бирергә һәм аларга оператив җавап алырга мөмкин. https://t.me/+2203AE8hdexkM2Ni