Visit Tatarstan язгы юл күрсәткече Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, Татарстанда истә калырлык ял көннәре өчен идеяләр тәкъдим итә. Яңа гид кунакларга һәм республика халкына ял планлаштыруда бик яхшы ярдәмче булачак.
Яз – сәяхәтләр һәм яңа тәэсирләр чоры. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Visit Tatarstan редакциясе республикада онытылмас ял көннәре өчен идеяләр белән махсус җыентык әзерләде.
Юл күрсәткече, спа-программалардан һәм саф һавада актив йөрүдән алып мәдәни чараларга баруга һәм мастер-классларда катнашуга кадәр, ял итүнең төрле вариантларын тәкъдим итә. Ул бәйрәм көнен кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга теләүче кунаклар һәм Татарстан халкы өчен уңайлы ярдәмче булачак.
Юл күрсәткече Visit Tatarstan порталында урнаштырылган: https://visit-tatarstan.com/guides/vesna-v-tatarstane/ һәм «Казан һәм Татарстан туристы картасы» кушымтасында бар: https://redirect.appmetrica.yandex.com/serve/821846741451039716.
Туристлар өчен мәгълүмат ресурсларын үстерү һәм тулыландыру эше «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проектының ил буйлап йөрү мөмкинлеген тәэмин итү һәм гражданнарга Россиянең төрле төбәкләрендә ял итү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү бурычларын хәл итүгә ярдәм итә.