«Мәгънә йөртүчеләр. Җиңү экскурсоводлары» конкурсында катнашырга чакырабыз

2025 елның 2 марты, якшәмбе

«Мәгънә йөртүчеләр. Җиңү экскурсоводлары» конкурсы игълан ителде, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Катнашуга экскурсоводлар, музей хезмәткәрләре, экскурсия контенты авторлары, туризм менеджерлары, тарихи юнәлештәге укытучылар һәм студентлар чакырыла. Финалга чыгучылар призлар, ә җиңүчеләр – герой-шәһәрләрдә экскурсияләр уздыру хокукы һәм сәфәрләргә сертификатлар алачак.

 «Больше, чем путешествие» АКО Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Мәгънә йөртүчеләр. Җиңү экскурсоводлары» халыкара конкурсын уздыру турында игълан итә. Конкурста катнашу өчен түбәндәгеләр чакырыла:

- аттестацияләнгән экскурсоводлар,

- хәрби-патриотик тематика музейлары хезмәткәрләре,

- 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы истәлегенә багышланган экскурсия контенты авторлары,

- туристлык өлкәсе менеджерлары,

- тарихи профильле укытучылар һәм студентлар,

- шулай ук «Мәгънә йөртүчеләр. Җиңү экскурсоводлары» конкурсында узган сезоннарда катнашучылар һәм җиңүчеләр.

Гаризалар «Больше, чем путешествие» АКО сайтында (morethantrip.ru/konkurs_gid) 2025 елның 17 мартыннан 9 апреленә кдаәр  кабул ителә.

Экскурсияләрнең технологик карталарының Бөек Ватан сугышы тарихына нигезләнгән хәрби-патриотик тематикага туры килүе гариза бирү этабының төп шарты булачак.

Конкурс финалистлары сувенир һәм бүләкләү продукциясе алачак, ә җиңүчеләр – Россия Федерациясе һәм Беларусь Республикасы территориясендәге герой-шәһәрләрдә, хезмәт батырлыгы шәһәрләрендә һәм хәрби дан шәһәрләрендә экскурсияләр уздыруның мактаулы хокукы, шулай ук Росмолодежның «сәяхәткә караганда күбрәк»программасына баруга сертификат алачак.

Элемтә өчен: «Больше чем путешествие» АКО проект эшчәнлеген гамәлгә ашыру юнәлеше проектлары менеджеры Гричаненко Людмила Сергеевна, e-mail: ludmila.grichanenko@morethantrip.ru.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны сайтта карап була  https://morethantrip.ru/konkurs_gid.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International