Мәскәүдә федераль киңәшмәдә туристлык тармагының кадрлар потенциалы мәсьәләсе турында фикер алыштылар

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

Мәскәүдә туристлык тармагында кадрлар потенциалын үстерү мәсьәләләре буенча федераль киңәшмә узды. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендәге очрашуда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында төзелгән Кадрлар потенциалын үстерү үзәге эше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Катнашучылар тармак ихтыяҗларына җавап итеп белем бирү программаларын үстерүнең мөһимлеген ассызыкладылар.

Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендә Россия Дәүләт туризм һәм сервис университеты оештырган федераль киңәшмә узды. Чарада шулай ук Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Максим Решетников һәм Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков катнашты, алар туристлык өлкәсендә кадрлар потенциалын үстерү турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов киңәшмәдә Казанда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында оештырылган туристлык тармагының Кадрлар потенциалын үстерү үзәге эше йомгакларын тәкъдим итте. 2023 елда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында ачылган Үзәк туристлык өлкәсендә предприятиеләр һәм хакимият органнары җитәкчеләре өчен мөһим ресурска әверелде. 2023-2024 елларда Үзәккә белем бирү программаларын оештыруга федераль бюджеттан 195 млн.сум бүлеп бирелгән. Россиянең 26 төбәгеннән 184 белгеч укыган.

Туристлык һәм кунакчыллык өлкәсендә кадрлар әзерләү һәм үстерү системасын формалаштыру Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан тармакның өстенлекле бурычларының берсе буларак билгеләнде. Бүгенге көндә бу өлкәдә 1 миллионга якын кеше эшли, шул ук вакытта 2030 елга өстәмә рәвештә 400 мең хезмәткәр кирәк булачак. Планнарда – Россия дәүләт туристлык һәм сервис университетының фәнни-мәгариф инфраструктурасын Тверь өлкәсенең Завидово авылында һәм Анапада үстерү.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, Россиядә 100дән артык югары уку йорты һәм 1,3 мең көллият туристлык һәм кунакчыллык юнәлешләре буенча кадрлар әзерли, шул исәптән «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында Мәскәү өлкәсендә, Татарстанда һәм Санкт-Петербургта кадрлар әзерләү үзәкләре.

Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков туристлык тармагында кадрлар әзерләүгә игътибарның мөһимлеген ассызыклады, югары белемнең яңа моделе сектор ихтыяҗлары нигезендә белем бирү программаларында сыйфатлы үзгәрешләрне күздә тота, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International