«Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында субсидияләр алуга конкурста катнашу буенча төбәк тәҗрибәсен өйрәнү максатында Татарстан Республикасына Ханты-Манси автономияле округы – Югра делегациясе эш визиты белән килде.
Бу атнада Татарстан Республикасына Ханты-Манси автономияле округы – Югра эшкуарлары килде. Кунаклар Татарстанның мәдәнияте, тарихы һәм истәлекле урыннары турында гына түгел, ә «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында модульле капиталь булмаган чаралар сатып алуга субсидияләр алуга конкурста катнашуда Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә килделәр.
Визит барышында эшкуарлар дәүләт ярдәме катнашында гамәлгә ашырылган Urman Camp, Sviyaga Glamp, Утрау, Фишфарм, Белый Яр глэмпингларында булдылар. Үзләренең коллегалары – югарыда санап үтелгән проектларның җитәкчеләре белән аралашты һәм аларның уңышлы шәһәр яны объектларын булдыру тәҗрибәсен өйрәнделәр.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының табигый территорияләрне һәм Экотуризмны үстерү дирекциясе вәкилләре белән уртак эшлекле очрашу булды. Очрашуда катнашучылар табигатьтә бизнес алып баруның үзенчәлекләре турында сөйләделәр, субсидияләр алуга гаризалар формалаштыру тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Киләчәктә ХМАО – Югра эшкуарлары шулай ук үз төбәкләрендә «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында субсидияләр алуга конкурста катнашырга планлаштыралар, туристлыкны үстерәләр, аны уңайлырак һәм төрлерәк итәләр.