Беренче проект Татарстан Республикасында туристлык инфраструктурасын үстерү өчен «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында бүлеп бирелгән субсидия акчаларына гамәлгә ашырылды. Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында «Васильевский» шифаханәсе территориясендә балалар спорт-уен мәйданчыгы ачылды.
«Васильевский» шифаханәсе – Татарстанның иң танылган шифаханәләренең берсе, ул Казаннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан. Курорт искиткеч матур урман-парк зонасында, үз күле янында урнашкан. Территориядә эчү һәм процедуралар өчен кулланыла торган берничә минераль су чыганагы бар. Шифаханәдә 16 комплекслы программа гамәлгә ашырыла, шулай ук кунакларга өстәмә хезмәтләр тәкъдим ителә: бассейнга, тренажер залына бару, спорт инвентарен прокатка бирү, дискотекалар, тир, мангал зонасы, экскурсияләр бюросы.
Бүген шифаханә территориясендә «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында төзелгән балалар спорт-уен мәйданчыгы ачылды. Проект балалар йортын, төрле таган һәм карусельләрне, шулай ук уен комплексын үз эченә ала.
Шифаханә гаилә ялына юнәлдерелгән. Хәзер биредә кунакларга ял итү тагын да уңайлырак булачак: өлкәннәр балалары мәйданчыкта уеннар уйнап утырганда, урман буйлап ашыкмыйча гына йөреп, рәхәтләнеп күңел ача алачак.