Татарстан табигатендә ел әйләнәсе ял итү мөмкинлеге көннән-көн арта бара

2024 елның 26 октябре, шимбә

Татарстанның Балык Бистәсе районында, Кама елгасы ярында, ялгыз ял итү өчен тагын бер урын барлыкка килде. «Масловка» эко-отеле үзенең номер фондын «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының дәүләт ярдәме белән арттырган.

Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы елның теләсә кайсы вакытында заманча яңа эко-отельдә ял тәкъдим итәргә әзер. «Масловка» ял базасы «Кама диңгезе» ярында, Казан шәһәреннән нибары 90 чакрым ераклыкта урнашкан.

Моңа кадәр кунакларга «Вилла» зур йорты арендага бирелгән , ә быел «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты субсидиясе акчасына «Барнхаус» һәм «Юрта» дигән 6 аерым модульле йорт сатып алынган.

Һәр йорт ял итү өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин ителгән: кухня, Apple TV проекторы, кондиционер, Wi-Fi, гигиена кирәк-яраклары, терраса һәм мангал зонасы. «Урман куышы»нда нарат һәм каенга караган йортлар бар, ә калкулыкларда һәм аларның террасаларыннан Кама су киңлекләренең иксез-чиксез панорамасы ачыла торганнары да бар.

Глэмпингның бөтен территориясе Кавказдан китерелгән кыргый таштан уникаль бизәлеше, эко-материаллардан конструкцияләр һәм күпсанлы яшеллек белән аерылып тора. Таш сукмаклар «Масловка»ның бөтен территориясен тоташтыра, алар буенча кунаклар эко-отельнең теләсә кайсы почмагына барып җитә ала. Йортлар интерьерында шулай ук табигый текстуралар һәм тоннар өстенлек итә.

Кунакларга биредә шулай ук буш вакытны актив уздыру өчен өстәмә хезмәтләр тәкъдим итәргә әзерләр: йога һәм медитация, спорт өчен урыннар: теннис корты, баскетбол мәйданчыгы, чын рус мунчасы, фрако чанында изрәү һәм җылытыла торган бассейнда коену.

 «Масловка» глэмпингы хезмәтләре турында тулырак мәгълүматларны  https://масловка.рус/#onas   сайтында табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International