Шәһәр яны Minger Med Spa комплексы территориясендә яңа пляж ачылды

2024 елның 26 июле, җомга

Minger Med Spa шәһәр яны сәламәтләндерү комплексында матур күл ярында пляж ачылды. Әлеге проект «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында пляжлар булдыру һәм төзекләндерү өчен субсидияләр алу конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.

Яр буе суда ял итү өчен барлык кирәкле таләпләргә туры китереп җиһазландырылган. Биредә киенү кабинкалары, душ бүлмәләре, бәдрәфләр, таганлы перголлар, беседкалар һәм ятаклар урнаштырылган. Борыслар һәм турниклар комплексы булган спорт зонасы, волейбол уйнау өчен мәйданчык һәм уен комплексы булган балалар зонасы бар.

Пляжга сәламәтләндерү комплексы кунаклары да, җирле халык та килә ала.

Minger Med Spa шәһәр яны сәламәтләндерү комплексы ылыслы урманнар, каскадлы күлләр һәм чишмәләр әйләнәсендә уникаль урында урнашкан. Кунакханә комплексы территориясендә заманча медицина үзәге эшли, анда кунакларга авыруларны диагностикалау һәм дәвалау буенча хезмәтләр күрсәтелә, организмны чистарту һәм терәк-хәрәкәт аппараты эшен профилактикалау программалары белән сәламәтләндерү комплексын узарга тәкъдим итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International